Воскресенье, 16:59 
Главная » »
Главная » Файлы » Публикации педагогов » Разное

Викторина посвященная поэту-герою М.Джалилю.
[ Скачать с сервера (42.0Kb) ] 13.02.2014, 19:49
Викторина посвященная герою-поэту Мусе Джалилю.
Автор: Шайгарданова Лилия Канифовна, учитель татарского языка и литературы МБОУ-СОШ №4 г.Альметьевск
Описание материала: предлагаю вам конспект внеклассного материала на татарском языке для учащихся 7-8х классов на тему «Викторина посвященная герою-поэту Мусе Джалилю.»Данный материал будет полезен учителям татарского языка и литературы, которые работают в татарских группах.

Муса Җәлилгә багышланган викторина.
Максатлар: М.Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүне дәвам итү, язучы белән горурлану һәм кызыксыну хисләрен тәрбияләү.
Җиһазлау: М.Җәлилгә багышланган презентация, М.Җәлил портреты, Ромашка(сораулар белән), китаплар.
Тактада: Муса кебек шагыйрьне тудырган халык-бөек халык ул. (С.Вургун)
Викторина барышы.
Укытучы сүзе:
-Бөек дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл, яхшы һәм зур шагыйрьләр күп булган. Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен, зур поэзиясеннән тыш, узенең геройларча батырлыгы, тарихның явыз кара көчләренә каршы сугыштагы үлемсез үлеме белән дә мәңгеләштерә алганнар: инглиз шагыйре Байрон, венгр шагыйре бөек Петефи, Чехословакиянең Юлиус Фучигы һәм туган шагыйребез Муса Җәлил – шундый шагыйрьләр. С.Вургун. (1 слайд)
- Хөрмәтле укучылар, килгән кунаклар, жюри әгъзалары! Бүген без герой-шагыйрь М.Җәлилгә багышланган әдәби викторинага җыелдык. (М.Җәлил портреты, 2слайд)
- Муса Җәлил җирдә аз яшәде.
Күпме күрде, күпме кичерде!
Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,
Мәңге үлмәс җырга күчерде (3 слайд)
-Бүгенге викторинаны башлап җибәрик. Викторинада 2 команда катнаша. Беренче команда- “Сандугач” командасы, икенче команда – “Чишмә” командасы. Ә хәзер М.Җәлил тормышы һәм иҗаты буенча белемнәрне тикшерү бәйгесен башлыйбыз.
- “Сандугач” командасына сораулар (4 слайд):
1. М.Җәлилнең әнисе кем исемле? (Рәхимә)
2. М.Җәлил ничәнче елда вафат була? (1944 елда. 25нче августта)
3. Җәлил ничә көн тоткынлыкта була?(791 көн)
- “Чишмә” командасына сораулар (5 слайд):
1. Беренче шигыре ничә яшьтә һәм нинди псевдоним астында чыга?(13 яшьтә, кечкенә Җәлил)
2. Әсирлеккә ничәнче елда эләгә? (1942)
3. М.Җәлилнең кызы кем исемле?(Чулпан)
Жюрига сүз бирелә.
2нче бәйге (6 слайд)
М.Җәлил шигырьләре буенча рәсем бәйгесе. Укытучы М.Җәлилнең “Бакчачы” шигырен укый. (7 слайд) Командалар 5 минут эчендә рәсем ясыйлар.
Шул арада алдан әзерләнгән балалар “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштереп күрсәтәләр.
Жюрига сүз бирелә.
3нче бәйге (8 слайд) Капитаннар бәйгесе.
Сораулар:
1.М.Җәлил ничәнче елда, кайда туган?(1906нчы елның 15 февралендә, Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туган)
2.Беренче шигырен ничә яшьтә язган? (9 яшендә)
3.М.Җәлилнең беренче шигыре кайчан һәм кайсы газетада басыла? (“Бәхет” дигән шигыре 1919 елның октяберендә Төркстан фронтының “Кызыл йолдыз” газетасында басыла)
4нче бәйге “Ромашка” уены. Ромашканың таҗ яфракларына сораулар язылган.
1. М.Җәлил исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде? (М.Җәлил музее бар, һәйкәлләр, поселок исеме, урам исемнәре, опера-балет театры)
2. Әтисенең исеме ничек? (Мостафа)
3. Беренче китабы ничәнче елда басыла, исеме? ( 1925 елда, “Барабыз”)
4. Ничәнче елда Татарстан язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлана? (1939 елда)
5. Беренче Моабит дәфтәренә ничә шигырь теркәлгән? (60)
6. Татарстанга ничә дәфтәре кайтты? (2)
7. М.Җәлил кайсы шагыйрьләрнең әсәрләрен татарчага тәрҗемә иткән? (А.С.Пушкин, Н.А.Некрасов, Т.Г.Шевченко, Н.Тихонов, В.Маяковский, А.Барто, .Маршак һ.б.)
8. М.Җәлил әсәрләренә көй язган кайсы композиторларны беләсез? (Л.Ләмиди, Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин, Н.Җиһанов, Р.Яхин, Г.Алмаев)
9. Җәлилгә кайчан Советлар Союзы Герое исеме бирелә? (1956 елның 2 февралендә)
10. “Моабит дәфтәрләре” дигән шигырьләр циклы өчен М.Җәлилгә кайчан Ленин премиясе бирелә? (1957елның 22 апрелендә)
11. Тормыш иптәше (Әминә)
12. Мәскәүдә укыган университет исеме (М.В.Ломоносов)
5нче бәйге. (9-17 слайдлар)
М.Җәлил иҗатын беләсезме?
Я сузып кына
Я бик еш кына
Кикрикүк, кикрикүк (“Әтәч”)

Сикереп торды Марат
Күрә- эшләр харап
Тагын соңга калган
Шул йокыга карап (“Сәгать»)

Битләре — пар алма,
Миләүшә — керфеге.
Тир белән чыланган
Ефәк чәч бөртеге. (“Бала йокысы”)

Белмим, тагын нинди упкыннарда
Мин чайкалып шулай йөзәрмен.
Тик һәркайчан сулган яңагымда
Соңгы яшен дусның сизәрмен. (“Аерылу”)

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз! (“Җырларым”)

Назлады җил аларны
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын. (“Кызыл ромашка”)

Ул якын сердәше
Чишмәне сагына;
Таң кошын юксынып
Чишмә дә зарыга.(“Сандугач һәм Чишмә”)

Чәнечкеле тимерчыбык белән
Уратылган безнең йортыбыз.
Көне буе шунда казынабыз,
Әйтерсең лә тирес корты без. (“Кошчык”)

Күрше кызы Сәрвәр базда иде,
Иштеп чыкты бала тавышын.
Кинәт, куркып, сүзсез катып калды,
Үлгән килеш күреп танышын.( “Яшь ана”)
6бәйге.
Иң оста шигырь сөйләүче.
Жюри сүзе.
Кичәне йомгаклау.
- Балалар, бүгенге викторинабыз ахырына якынлашты, соңгы сүзем итеп сезгә шуны әйтәсем килә: М.Җәлил кебек илгә, халыкка тугрылыклы, намуслы, дус, бердәм булып үсегез. М.Җәлилнең якты истәлеге күңелләрегездә мәңге саклансын.
Категория: Разное | Добавил: Канифовна
Просмотров: 1127 | Загрузок: 142 | Рейтинг: 0.0/0
Другие материалы по теме:
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Заказ документов
Copyright 2010 © БОЛЬШАЯ ПЕРЕМЕНА