Пятница, 08:42 
Заказ документов

 

 

Произвести заказ документа или задать вопрос можно здесь, оформление 10 минут после ответа оператора!
Главная » »
Главная » Файлы » Публикации педагогов » Разное

Исемең матур, кем куйган?
14.02.2014, 14:53
Исемең матур, кем куйган?
Сыйныфтан тыш чара.
Максат. 1. Балаларга исемнең аерым берәр мәгънә белдерүе турында төшенчә бирү.
2. Гореф- гадәтләргә кызыксыну уяту.
3. Сөйләмне баету.
4. Бердәмлек, дуслык сыйфатларын тәрбияләү.
Җиһазлау. “Исемең матур, кем куйган? “ плакаты, уен биремнәре, исемнәр язылган карточкалар, Гомәр Саттаров-Мулилле “Татар исемнәре ни сөйли?”сүзлеге, магнитофон тасмасында бала тавышы.
Тактада:
Тел, сүз, исем-фамилия милләтнең йөзе, тылсымлы могҗизасы һәм сакчысы. Һәркемгә үз исеме- күңеленә иң якын, иң кадерле исем-сүз.
Гомәр Саттаров-Мулилле.
1.Укытучы сүзе.- Балалар, тактадагы сүзләргә игътибар итегез. (1 укучы укый). Димәк, бүген без сезнең белән кеше исемнәре турында сөйләшәчәкбез, 2 командага бүленеп ярышачакбыз.
-Бала туды.(магнитофон язмасында бала тавышы) Дөньяга яңа кеше килде. Өйгә, гаиләгә яңа куаныч, бәхет өстәлде. Шуның белән бергә яңа туган сабый ата- анасына өстәмә мәшәкатьләр дә китерде. Аларның иң беренчесе- балага исем кушу. Аңа нинди исем бирергә? Бу сорау һәрбер ата-ананы , туганнарны борчый. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә.
Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган матур эчтәлекле, җиңел, анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан.
Балага исемне мөмкин кадәр тизрәк бирергә кирәк булган. Бу эшне никадәр тиз тотсаң, шулкадәр яхшы саналган, чөнки балага яман күзләр төшмәс, иблис якыная алмас, бала тыныч булыр дип аңлатылган. Ата- ана балага исемне 7 көн эчендә кушарга тиеш. Исем кушканда, ата-ана үзара килешә алса, бик яхшы. Әгәр килешә алмыйлар икән, балага исемне ата кеше кушарга тиеш. Менә мин дә сезгә үз исемнәрегезнең кем кушкан икәнлеген, ни өчен шундый исем сайлаганнарын әти-әниләрегездән сорап, белеп килергә кушкан идем. Әйдәгез, сүзне сезгә бирик. (укучыларны тыңлау).
Ә хәзер 2 командага бүленеп, ярышыбызны башлыйк. (укучылар 2 командага бүленә. Һәрбер команда үзенә исем куша)
1 бирем. Исемең ни сөйли?
Тактада сезнең исемнәрегез язылган карточкалар беркетелгән, карточканың эчке ягында исемнәрегезнең мәгънәләре язылган, килеп чыгышы бирелгән. Һәрбер командадан берәр укучы чыгып, күрше команда исемнәре язылган карточкаларны сайлап алырга тиеш була. (Аннан соң ярыш башлана. һәрбер кеше үз исеменең ни аңлатканын сөйли, карточкаларда язылган мәгънәләр укыла, дөрес җаваплар теркәлә бара).
Алия- (гарәпчә) бөек, олы, югары дәрәҗәле; кыйммәтле.
Гүзәл- (төрки-татарча)бик матур.
Регина-( латинча) патшабикә, патша хатыны.
Диана- (латинча) антик мифологиядәге пөхтәлек һәм ай алиһәсе.
Аделина- (борынгы германча) намуслы, вөҗданлы.
Айгөл- (татарча-фарсыча) ай гөле.
Гөлназ-(фарсыча) гөл кебек назлы, грацияле.
Руфина-(латинча) алтынсыман- саргылт чәчле.
Тимур- (төркичә-татарча) ир бала тимердәй нык булсын дигән теләктән чыгып кушылган борынгы исем.
Нияз- (гарәпчә) бүләк, шәфкать. Үтенү, ялвару, теләү.
Илсур- (татарча-гарәпчә) ил быргысы, ил батыры.
Раил- (гарәпчә) нигез коручы. Нигез салучы.
Элмир- (борынгы инглизчә) яхшы, күркәм, шөһрәтле.

2 бирем. 1 минут эчендә кызлар исеме языгыз.
3 бирем. Исемнәр уйлау. Нинди хәрефкә бетә, шул хәрефкә башланырга тиеш. Мәсәлән: Алия- Язилә-Әдилә- Әсма һ.б.
4 бирем. 1 минут эчендә малайлар исеме языгыз.
5 бирем. Могҗизалар кыры. Исемнең мәгънәсе буенча атамасын табарга.
А) Рыцарь, герой; кыю, батыр (Азамат)
Ә) Җиңүче, теләгенә ирешүче (Зөфәр)
Б) Яхшылык эшләүче, яхшы сыйфатлы (Фидаил)
В) Затлы нәселдән. Матур, чибәр, нәфис (Алисә)
Г) Күңелне сөендерүче, чибәр. (Диларә)
Д) Гарәпчә “нисан”( “юмарт”) сүзеннән. Борынгы Сирия календаре буенча явым-төшемгә юмарт апрель ае атамасы. Бездә язгы беренче шифалы яңгыр исеме. (Ләйсән)
6 бирем. Габделкасыйм исеменнән сүзләр төзегез ( ас, елга, адым, ак, ага, гел, ел, сал, сабы, сабак, май, кал, бас һ.б)
-“Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи “ дигән мәкаль бар татар халкында. Исемне ничек бизәп була? (балаларның җаваплары) Дөрес, укучылар. Исемне яхшы эшләр, әдәпле, тәмле телле булуың белән бизәп була.
Исемнәрегез матур сезнең. Күңелләрегез, башкарган эшләрегез дә матур булсын. Ә хәзер жюрига сүзне бирик. (Ярыш нәтиҗәләре билгеләнә).
Категория: Разное | Добавил: Канифовна
Просмотров: 1535 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Другие материалы по теме:
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Copyright 2010 © БОЛЬШАЯ ПЕРЕМЕНА