Воскресенье, 13:18 
Заказ документов

 

 

Произвести заказ документа или задать вопрос можно здесь, оформление 10 минут после ответа оператора!
Главная » »
Главная » Файлы » Публикации педагогов » Разное

Главные члены предложения.Подлежащее.
[ Скачать с сервера (43.5Kb) ] 15.02.2013, 12:13
Тема. Җөмләнең баш кисәкләре. Ия.
Максат.1) Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү, ия белән танышу, хәбәр турында белемнәрне тирәнәйтү;
2)Ия һәм хәбәрнең баш кисәкләр икәнен аңлау, сөйләмдә һәм язуда дөрес куллану;
3)дуслык, бердәмлек һәм тирә-якка сакчыл караш тәрбияләү.
Дәреснең тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Кулланылган метод һәм алымнар: өлешчә эзләнү, проблемалы сорау кую, күнегүләр эшләү.
Материал: тестлар, үзбәя карточкалары.
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше : исәнләшү, психологик халәт тудыру.
1.Фонетик зарядка. Ә,ү,ө, җ, ң, һ, къ, гъ
2. Лексик зарядка. Җәй, көз, һәм, яңгыр, күкрәү, әрәмә, куаклык, чүл.
II. Актуальләштерү.
Кроссворд чишү
Җ ә й
к ө 3
м а т у р
б а л
ч ә ч ә к

1.Иң җылы ел фасылы.
2.Җәйдән соңгы ел фасылы.
3. Җәй көне табигать нинди?
4.бал кортлары нәрсә җыя?
5. Балны нәрсәдән җыялар?
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
1.Проблемалы сорау кую.
2. Дәреснең максатын билгеләү.
3. Җөмлә кисәкләренең моделен төзү.

4.Сорау-җавап. Кайсы җөмлә кисәге турында беләбез? (хәбәр. Хәбәр турында сөйләү)
Җөмлә өстендә эш. Мин һәм әни сүзләре белән җөмлә төзү (1 укучы тактада эшли)
Мисал: Мин 6нчы сыйныфта укыйм.
5.Сорау-җавап.
Мин-нинди сүз төркеме?Нинди сорауга җавап бирә?Килеше нинди?
(Әни сүзе нәкъ шулай тикшерелә)
6.Схема өстендә эш: Дәрес башындагы схемага әйләнеп кайтыла һәм ия белдерелгән сүз
т өркемнәре өстәлә.
7.Нәтиҗә ясау, дәреслектәге кагыдә белән танышу.(3нче бит , кагыйлә)
IV.Алган белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.
1. Максат кую.
2.Дәреслек белән эш. 1)112нче бит, 3нче күнегү телдән башкарыла (шигырьне уку, аңлату, ия һәм хәбәрне табу)
2)5нче күнегү язмача эшләнә: җөмләләрне күчереп язу һәм ия белән хәбәрнең астына сызу
ия
хәбәр
3. График диктант язу.

1. Кичә кия яңгыр яңгыр яуган иде.
2. Наҗия яңгырга чылынды.
3. Ул иртә белән тәрәзәдән карады.
4. Яңгыр шыбыр-шыбыр ява.
Резерв. “Мозаика уены”
V.Йомгаклау.
1. Модельгә (схемага) әйләнеп кайту, искә төшерү.
2.Тест .
1. Нинди сүз җөмлә кисәге була?
а) нинди дә булса сорауга җавап булган;
ә) җөмләдә мөстәкыйль мәгънәле һәм аерым сорауга җавап биргән;
б) җөмләдә ия турында хәбәр итә торган;
в) теләсә нинди мөстәкыйль сүз.
2. Нәрсәгә нигезләнеп, җөмлә кисәкләре баш һәм иярчен кисәкләргә бүленә?
а) уй-фикер белдерүдәге рольләренә;
ә) нинди сорауга җавап булуларына;
б) нинди җөмлә составында килүләренә;
в) нинди мәгънә аңлатуларына.
3. Җөмләнең нинди кисәге ия була?
а) исем белән белдерелгән һәм кем? яки нәрсә? Соравына җавап булган;
ә) баш килештәге сүз белән белдерелгән;
б) башка кисәкләргә буйсынмыйча баш килештә килгән, кем? нәрсә? ни? сорауларының берсенә җавап булган;
в) ияртүче сүзгә буйсынып һәм аны ачыклап килгән.
4. Ия нинди сүз төркеме белән белдерелә?
а) баш килештәге исем, сан һәм алмашлык;
ә) баш килештәге исем, сыйфат һәм сан;
б) баш килештәге исем, исем фигыль;
в) баш килештәге исем, зат алмашлыгы, яки исем урынында килгән сүзләр.
5. Ия ничек белдерелгән?
Үзең өчен генә яшәү – хурлык. (Ф.Яруллин)
а) исем белән;
ә) исем фигыль белән;
б) сыйфат белән;
в) фигыль һәм исем белән.
6. Ия җөмләнең
а) хәбәрен генә,
ә) иярчен кисәкләрен,
б) барлык кисәкләрен
үзенә ияртә ала.
7. Иягә бирелгән ялгыш аңлатманы күрсәтегез.
а) ия – башка барлык кисәкләрне үзенә ияртүче баш кисәк;
ә) ия – башка барлык кисәкләргә иярүче баш кисәк;
б) ия – эш-хәлне үтәүче мәгънәсендә баш килештә килгән кисәк
Үзбәя.( карточкаларныга билгеләрне тутыру)
VI. Өй эше. Баш кисәкләрдән генә торган 5 җөмлә язарга.
Категория: Разное | Добавил: Нурфия
Просмотров: 1546 | Загрузок: 693 | Рейтинг: 0.0/0
Другие материалы по теме:
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Copyright 2010 © БОЛЬШАЯ ПЕРЕМЕНА