Понедельник, 12:48 
Главная » »
Главная » Файлы » Публикации педагогов » Разное

Г.Афзал иҗатында халык язмышы,үткән тарихның сәнгатьчә чагылышы.
[ Скачать с сервера (26.4Kb) ] 26.09.2013, 21:45
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“Ю.А.Гагарин исемендәге өченче санлы урта гомуми белем мәктәбе”

Фәнни-эзләнү эше

Тема: Г.Афзал иҗатында халык язмышы,үткән тарихның сәнгатьчә чагылышы.



Эшне башкарды: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Инсафова Лилия Минсәхи кызы

Баулы, 2013 нче ел


Эчтәлек

I.Кереш өлеш............................................................................................. 3бит
II.Төп өлеш.................................................................................................4-7 бит Г.Афзал иҗатында халык язмышы,үткән тарихның сәнгатьчә чагылышы.
III.Йомгаклау.............................................................................................. 8 бит
IV.Әдәбият исемлеге........................................................................... 9 бит

I .Кереш өлеш
“Сүз күңелдә очкын булып көйри,
Сүз арыслан итә йөрәкне...”
( Г.Афзал)
Сүз ул - кешенең дөньяны танып-белү тәҗрибәсен башкаларга җиткерү, аралашу коралы. Кешенең акыл-зиһен матурлыгы аның сүзләрендә күренә. Халыкта:”Кеше күрке йөз булыр ,йөзнең күрке күз булыр, телнең күрке сүз булыр”дигән шактый борынгы мәкаль бар. Сүз, телнең күрке буларак, тылсымлы көчкә ия. Тикмәгә генә халык: “Яхшы сүз-җан азыгы, яман сүз-баш казыгы”, димәгән. Чыннан да, яхшы сүз кешеләрнең күңелен күтәрә, авырлыкларны җиңәргә көч бирә, батырлыклар эшләргә рухландыра. Яман сүз изге хисләрне үтерә, кешенең кулыннан эше төшә, хәтта кешене упкыннар читенә китереп тери. Әйе, сүзнең көче зур. Бөек Ватан сугышы елларында шигьри сүз - поэзия утлы коралга әйләнгән. Үлем ялкыны дөрләгән, кан дәрьялары актарылган чорда шагыйрьләрнең ялкынлы сүзе, туплар шартлавына ачу итеп, торган саен тулырак, көчлерәк яңгырый барган. Шигьри сүз бу чорда Ватанга булган иң нечкә хисләрне дә, дошманга булган иң көчле нәфрәтне дә образлы гәүдәләндерү югарылыгына күтәрелгән.
Сүзләр бүген дә үзенең тылсымлы көчен югалтмый. Сүзләргә дөнья йөге йөкләнә. Алар- тере, алар яши. Аларның үз дөньясы, үз үлчәнеше, үз язмышлары бар. Серле дә, хикмәтле дә, бизәкле дә ул сүзләр. Кайсылары бик тирәннән чишмә кебек саркып чыгалар, ә кайберләре, язгы ташкын кебек, ургып агалар. Мин үземнең эшемдә безнең бөек шагыйребезгә сүзләрнең ничек ярдәм итүен, аякка басар өчен өмет чаткылары бирүен аңлатырга тырышырмын. Әлбәттә, ул үзенең бетмәс-төкәнмәс иҗаты, әдәбият казанына алып килгән мирасы белән дан казанган Гамил ага Афзал булыр.

II. Төп өлеш

Шагыйрь Зөлфәтнең:
Сүзләр остасы кемнедер
Күтәрер биек-
Уйлары төпсез күкләргә
Уйнаклар тиеп!-
дигән юлларын укыганда, минем күз алдыма Гамил Афзал иҗаты килеп баса.
Шагыйрьләрнең биографияләре төрлечә башлана. Берәүләрдә шигырь бик иртә туа, соңыннан гына ул шагыйрь шәхесе һәм язмышы белән кушыла. Икенчеләре исә-бик бәхетле язмышлы шагыйрьләрдә- шигырь шагыйрь белән бергә ярала, бергә туа. Гамил Афзал әнә шундый шагыйрьләр төренә керә.
Шигырьне тамчылап таптым
Ай караган төннәремдә.
Җанымны камчылап чаптым
Нәфис сәнгать үрләренә.
(“Шигырьне тамчылап таптым”.)
Шагыйрь Г.Афзалның шигырьләре үзенчәлекле, анда һәрбер сүз урыны кулланылган, энҗе-мәрҗаннар кебек тезелгән. Шигырьләре җор телле, хикмәтле сүзләргә бай. Ул үзе дә:
Үткер сүз, тапкыр сүз - уй бинасы,
Тәмле сүз, татлы сүз-ил йоласы.
Тыңлап кына торса ни буласы,
Фикерсез озын сүз - тел зинасы,-
дип яза үзенең шигырьләрендә.
Г.Афзал халык тормышына, яшәешенә, тарихына, кешенең иң газиз эчке серләренә, кичерешләр дөньясына тирән үтеп керүе, бай һәм сыгылмалы теле белән Тукайга якын торса, шаян юморы , иҗтимагый сатирасы белән Ш.Бабич юлыннан атлый. Юмористик һәм лирик шигырьләре , җырлары белән Гамил Афзал остазларын кабатлый, олы традицияләрне үзенчә, заманча дәвам итә, шигырьләрендә дөньяның мәгьнәлелеген ачарга омтыла.
“Дөньяны бизәүче - кеше. Бүгенге матурлык кешедә”, ди шагыйрь. Дөньяның мәгьнәлелеге - кешенең бәхетле булуында. Шуңа да шагыйрь кешене олылауга, кешенең бәхетен җырлауга киң урын бирә.
Кеше-даһи тереклекнең терәге ул,
Мәңгелекнең иң кадерле бүләге ул,
Табигатьнең миллион еллар сайлап-сайлап
Чарлый торган нәфис сәнгать үрнәге ул.
Шагыйрь – “табигатьнең нәфис сәнгать үрнәге”, ул чәчәкләрдән сүзләр, ә сүзләрдән чәчәкләр ясый сыман, кешегә сак мөнәсәбәттә булырга, аны аңларга һәм яратырга чакыра :
Таралсын күгелҗем болытлар,
Якты көн карасын кешегә...
Ике кат яшәмәс берәү дә,
Чәчәкләр бирегез кешегә.
(“Чәчәкләр бирегез”)
Шагыйрьнең лирикасы бик бай һәм төрле. “Татарстан”,”Татарстан таңнары”, “Татар халкын яратам” кебек шигырьләренә фикерләү киңлеге, ирешелгән уңышларга сөенү белү, аларны күңел күзе белән иңләү хас. Үзе бер шигырендә язганча,ул - “урманнар,болыннар кешесе”. Табигать-шагыйрьнең якын дусты, сердәше. Аңарда шагыйрь җаны табигать җаны белән берләшеп китә:
Мин, мөгаен,арыш кырларында
Рәшә булып мәйдан тотармын.
Сез үтәсе басу юлларында
Чыңлы чәчәк булып шытармын.
(“Бу кырларда”.)

Шагыйрьдә әйтеп, аңлатып бетереп булмый торган моң яшәгән. Кеше моңы. Табигать моңы. Бу моң тәэсирендә туган сүзләр тургай җыры булып һавага күтәрелә, урамнарда рәшә булып агыла. Үләннәрдә күз яше чык булып ялтырый, күңелләрдә очкын булып көйри:
Шигырь, шигырь- илдә изге очкын,
Йолдыз булып күккә атылдың.
Син йөрәктән давыл булып чыктың,-
Утка кердең, яуга чакырдың.
(“Уймак-уймак уйлар”)
Г.Афзал табигатьне үзенчә күрә: аның һәрбер үсемлеген, агачын үзенчәлекләре белән кабул итә, шигырьләрендә зирекләре җырлый, тирәкләре төш күрә, хәтта апрель җиле бии - бии исә.
Әйе,шагыйрь туган җиребезнең матурлыгын, сихәтле көчен сурәтләгән вакытта, кеше рухын табигать сурәте аша тирән итеп тасвирлый ала, шуңа күрә дә аның лирик каһарманы - көчле ихтыярлы шәхес.
Г.Афзал үзенең милләттәшләре, замандашлары турында да бик күп уйлана, шуңа күрә аларны көрәш юлына әзерли. Бу фикерне үзенең “Шагыйрь язмышы” дигән шигырендә ачык күрсәтә:
Шагыйрь егет балта астына яткан
Кылыч үтмәс җыры хакына,
Газиз җанын өзеп утка аткан,
Нуры төшсен диеп халкына.
Автор бу юллары аша шагыйрь язмышының үз халкы алдында никадәр җаваплы икәнен чагылдыра. Миңа бу юллар бигрәк тә тәэсир итте.
Халкыбызның фаҗигале хәлләрдән чыгара торган бик көчле бер чарасы бар: ул-табигый көлү сәлате. Шулай да юмор-сатираны үз дәрәҗәсенә күтәрерлек итеп бары тик халыкчан шагыйрьләр генә иҗат итә ала. Афзал ага да юмор-сатираны терелтеп, яңа югарылыкка күтәрүдә җиң сызганып эшли.
Көлү-көлкеле эш булса да, уен эш түгел. Ул- халкының рухи дөньясы, җәмгыятьнең үсеше белән бәйле күренеш.
Шагыйрь кулындагы коралының көчен аңлап эш итә:
Бернидән дә курыкмаган,таш күңелләр
Хур булудан куркып кала куян төсле.
Г.Афзалның әсәрләрен халык яратып укый. Вакыты белән ул йомшак телле, тәмле телле була ала. Үз итеп, наян итеп көлә белә. Ә вакыты белән ул “әрем телле” дә була ала.
Әрем телле булдым әрем тотып...
Телемдәге әрем өчен дә
Салкын көздә,
Сары чәчәк атып,
Әрем үсәр каберем өстендә.
(“Әрем”.)
Категория: Разное | Добавил: insafov
Просмотров: 1764 | Загрузок: 245 | Рейтинг: 5.0/1
Другие материалы по теме:
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Заказ документов
Copyright 2010 © БОЛЬШАЯ ПЕРЕМЕНА