Воскресенье, 02:46 
Главная » »
Главная » Файлы » Публикации педагогов » Внеклассные мероприятия

Театр дөньсында.
29.01.2014, 19:53
Театр дөньясында.

1 а.б. Хәерле көн, кадерле дуслар!
2.а.б. Хәерле көн, кадерле тамашачылар!
1.а.б. Сезне тетр сәхнәсеннән сәламләвебезгә без бик шат.
2.а.б. Әйе, мин ялгышмадым. Бүген бу сәхнәдә барачак бөтен хәлләр театр тормышы белән бәйләнгән булачак.
1.а.б. Әйе, бүген искиткеч гүзәл, тылсымлы, хикмәтле, гаҗәеп серле бер дөньяга - театр дөньясына керәбез . Нәрсә соң ул театр?
2.а.б. Без бу сорауга җавапны бөек шагыйребез Г.Тукай сүзләре белән әйтә алыр идек.(шигырь сөйләнә)

Халыкка дәрес, гыйбрәттер театр,
Күңелдә сакланган дәртне уятыр.
Театр яктылыкка,нурга илтә
Кире юлга җибәрми,уңга илтә.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр.
Тагын үткән гомерне уйлатадыр.
Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең
Көләрлек булса, булмаса еларсың...
Мөкаддәс ул,бөек ул,гали зат ул
Тәмам хөр ул,вә бик киң ул,азат ул.
(Г.Тукай).
1.а.б. Әйе, театр – сәнгатьнең иң гүзәл төре, дияр идем мин. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки тетр – тормышның көзгесе.
2.а.б. Театр - у л искиткеч могҗиза.Сәхнәгә чыгып кечкенә генә булса да роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр.Тормышта без көн саен билгесез режиссер язган пьесада үзебезнең рольләрне уйныйбыз бит.
1.а.б. Театр-ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар.
2.а.б. Театр башка сәнгать төрләре белән чагыштырганда кеше күңеленең иң нечкә кылларына килеп кагыла ала торган көчкә ия. Театрда гына тамашачы образ тудыручы белән күзгә күз очраша. Театрда гына тамашачы иҗат процессында актив катнаша ала. К. С.Станиславский әйтүенчә, тамашачы нәрсә булганын “ бүген, биредә, хәзер” күрә ала.
1.а.б. ... Татар халкын театрдан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Безнең Республикабыз да театрларга бик бай.
2.а.б.
- Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры
- М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры
- Г.Камал театры
- В.И.Качалов театры
- К.Тинчурин театры
- Курчак театры
Казан яшьләр театры
1.а.б. Кемнәрнең исемнәрен йөртә соң бу театрлар? Әйдәгез, шулар турында сөйләшеп китик әле! (Укучылар М.Җәлил, Г.Камал, К.Тинчурин, Г.Кариевлар белән таныштыралар)
2а.б. Театр турында безнең шагыйрьләребез нәрсә әйтә икән соң? Әйдәгез аларның фикерләрен тыңлыйк. (шигырләр укыла)

... Еллар үткән саен яктың арта,
Раушан көзгең тарта, театр.
Халык рухын киләчәккә илтер,
Бик күпләрне әле уятыр
Йолдызларың синең,
Театр,
Сүнмәс йолдызларың...
Рәдиф Гаташ

... Баш исәк тә даһи җанның
Сәнгатьтәге көченә,
Тик ул да каршы торалмый
Сәхнә әйләнешенә.
...Күренешләрне алыштырып,
әйләнеп кереп китә.
Гомерләрне, бәгырьләрне
Кискәләп, телеп китә.
Әйләнә сәхнә, әйләнә,
Сибелеп кала еллар.
Сибелеп кала язмышлар,
Режиссёрлар, геройлар...
Равил Фәйзуллин
1.а.б. Хөрмәтле кунакларыбыз, безнең дә яшь артистларыбыз сәхнәгә чыгарга әзер, алар дулкынланып сезнең белән очрашуны көтәләр .
2.а.б. Залда сүнәр тиздән лампалар
Яктырырлар сүрән рампалар.
Серле ут астында шушы
Яктырыр спектакль барышы.
1.а.б. Залда утыручы барыгыз да
Очрашуны көтеп алдыгыз
Сәхнәдәге сихри күренешкә
Чын күңелдән ышанып карагыз.
2.а.б. Кичәбезне Г.Камалның “ Беренче театр” әсәреннән алынган өзек карап дәвам итәбез. (өзек карау)
1.а.б. Театрларыбызның иҗат юлы бай һәм катлаулы. Моның шулай булуына артистларның, режиссерларның иҗатларын, театр тарихын өйрәнгәч, тагын бер тапкыр ышанасың.
2.а.б. Хөрмәтле дусларыбыз, шушының белән театр турында әзерләнгән кичәбез ахырына якынлашты. Барыгызга игътибарыгыз өчен рәхмәт!
1.а.б. Сәхәнәбездә киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!

Галиәсгар Камал (1879-1933)
Казан шәһәрендә вак һөнәрче гаиләсендә туган. Мәдрәсәдә белем алган, мулла булу мөмкинлеге була торып, башка юл сайлаган. Үзенең гомерен халыкны агартуга, яктыртуга багышлаган. Камалның матбугаттагы эшчәнлеге революциягә кадәр үк багышланган. Г.Камал драматург һәм оста оештыручы буларак дан казана. Милли театр тарихында ул иң мөһим урын тота. Үзенең әдәби-тәнкыйть мәкаләләре һәм рецензияләре белән милли драматургияне һәм театрны дөрес кыйблага юнәлдерүче дә ул Г.Камал. Татар сәхнә сәнгатенең традицияләренә нигез салучы шәхес тә ул Г.Камал. Татар халкы аеруча яраткан бер театр бар. Бу атаклы драматург Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры. Театр труппасын Мәскәүдә дә, Петербургта да, чит илләрдә дә яратып каршы алалар. Театрның горурлыгы – анда эшләгән атаклы артистлар: Габдулла Кариев, Гөлсем Болгарская, Габдулла Шамуков, Хәлил Әбҗәлилов, Фуат Халитов, Хәким Сәлимҗанов, Фатыйма Ильская... Хәзер театрда тамашачылар мәхәббәтен яулаган Шәүкәт Биктимеров, Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Ирек Баһманов, Равил Шәрәфиев, Нәҗибә Ихсанова, Алсу Гайнуллина, Илдар Хәйруллин кебек тәҗрибәле артистлар белән бергә Илдус Габдрахманов, Люция Хәмитова, Искәндәр Хәйруллин кебек талантлы яшьләр дә эшли.

Кәрим Тинчурин (1887-1947)
Актёр булып эшләгән. Пьесалар язган һәм бик тиз арада үзенең пьесалары белән халык күңелен яулаган. Татарның иң популяр һәм яраткан драматургына әверелгән. Казанда 1918 елда беренче дәүләт труппасы оештырган, К.Тинчурин аның җитәкчесе, режиссёры һәм актёры булган. Ул татар артистларын әзерләүче беренче театраль студияне оештыручы була. Ул 27 драма әсәре язган. Иң уңышлылары: “Казан сөлгесе”, “Җилкәнсезләр”, “Зәңгәр шәл”, “Йосыф һәм Зөләйха”.

Муса Җәлил (1906-1944)
Муса Җәлил – күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое. Ул 1906 нчы елда Оренбург өлкәсендә туа, яшьтән үк шигырьләр яза башлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, Җәлил фронтка китә. Сугышларның берсендә әсирлеккә төшә. Тик ул дошманнардан курыкмый. Фашистларга каршы яшерен оешма төзи, шигырьләр яза. Фашистлар Җәлилне җәзалап үтерәләр. Муса Җәлилнең батырлыгын халык онытмый.

Г.Кариев (1886-1920)
Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы тетры тарихы 1987 нче башлана. Ул Мәгариф министрлыгы каршында Татар театр-студиясе буларак оештырыла. Аңа нигез салучы – режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Әхмәтҗан улы Хәбибуллин (1941-2006). Театр – студиясенең беренче премьерасы -Диас Вәлиевнең “Намус хөкеме” спектакле. 1988 нче елның 25 нче февралендә куела.
1991 нче елда “дәүләт” статусы ала һәм аңа “Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры” дигән исем бирелә. Аның үз сәхнәсе, үз тамаша залы булмый. Шул сәбәпле, спектакльләр мәктәпләрдә, гимназияләрдә, авыл мәдәният сарайларында, интернат-мәктәпләрдә, балалар йортларында күрсәтелә.
1996 нчы елда Татарстан Республикасы Президенты карары буенча театрга Киров районында урнашкан Җитен комбинаты Мәдәният сарае – элеккеге фабрикант Алафузов йорты булган “Эшчеләр тетры” бинасы бирелә.
2002 нче елның азагында театр спектакльләрен үз сәхнәсендә күрсәтә башлый. Татар театрына нигез салучы артист һәм режиссер Габдулла Кариев исеме Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театрына 2007 нче елның 16 февралендә бирелә.

. .. Еллар үткән саен яктың арта,
Раушан көзгең тарта, театр.
Халык рухын киләчәккә илтер,
Бик күпләрне әле уятыр
Йолдызларың синең,
Театр,
Сүнмәс йолдызларың...
Рәдиф Гаташ

... Баш исәк тә даһи җанның
Сәнгатьтәге көченә,
Тик ул да каршы торалмый
Сәхнә әйләнешенә.
...Күренешләрне алыштырып,
әйләнеп кереп китә.
Гомерләрне, бәгырьләрне
Кискәләп, телеп китә.
Әйләнә сәхнә, әйләнә,
Сибелеп кала еллар.
Сибелеп кала язмышлар,
Режиссёрлар, геройлар... Равил Фәйзуллин
Категория: Внеклассные мероприятия | Добавил: rybuf
Просмотров: 1390 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Другие материалы по теме:
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Заказ документов
Copyright 2010 © БОЛЬШАЯ ПЕРЕМЕНА