Пятница, 08:55 
Заказ документов

 Заочные научно-практические конференции Всероссийского и международного уровня

+

Одноименные конкурсы с выдачей диплома с призовым местом

1 работа - 3 документа

Публикация в сборнике ISBN, УДК, ББК, СМИ

Весь пакет документов (сертификат, диплом, свидетельство, публикация) 300 руб.!!!

 

 

Произвести заказ документа или задать вопрос можно здесь, оформление 10 минут после ответа оператора!
Главная » »
Главная » Файлы » Публикации педагогов » Внеклассные мероприятия

"Нәүрүз бәйрәме".
23.09.2013, 22:20
Нәүрүз бәйрәме.
(Бәйрәм үткәреләчәк зал кошлар рәсеме, ай, йолдызлар, кояш, чәчәкләр рәсеме белән бизәлгән).
Алып баручы.Исәнмесез,саумысыз,һәрбарчагыз!
Бүген бездә бәйрәм көн.
Уйнап күңел ачам дип,
Бәйрәмгә килде һәркем.
Бүген бездә”Нәүрүз”бәйрәме.Элек заманнарда безнең бабаларыбыз,бабаларыбызның балалары”Яңа ел”бәйрәмен 22нче мартта уздырганнар.Аны”Нәүрүз”дип атаганнар.Бу көнне малайлар белән кызлар,һәр өйгә кереп,хуҗаларга такмаклар-такмазалар әйткәннәр,аларны бәйрәм белән котлаганнар.
-Чү әнә үзләре дә киләләр бугай! Күч безнең күңелгә, Җыр яме,җир яме! Рәхим ит,түрдән уз. Нәүрүз бәйрәме!
“Татар халык “биюе.
1нче укучы.Әйдә кояш,сип нурыңны, Кызганма бер дә. Зур бәйрәм,күңелле бәйрәм Нәүрүз бүген бездә.
2нче укучы.Тизрәк кил безгә, җылы яз! Тизрәк-тизрәк кил! Куяннар туңып беткәндер, Иссен җылы җил.
3нче укучы.Урманда бит,җылы өй дә, Җылы мич тә юк Куяннарның әбиләре Бәйләми оек.
4нче укучы.Тизрәк кил безгә,җылы яз! Тизрәк-тизрәк кил. Чыпчыкларга җырлар өйрәт. Уйна ,сайра көл.
5нче укучы.Урманда бит пешермиләр. Түгәрәк калач. Песнәкләрнең туннары юк. Тамаклары ач. 6нчы укучы.Тизрәк кил безгә,җылы яз, Тизрәк-тизрәк кил! Балыкларны коткар берүк, Боз астында күл. 7нче укучы.Чәчәкләр белән күмелсен Без яшәгән ил. Тизрәк кил безгә,җылы яз, Тизрәк-тизрәк кил! Алып баручы. Нәүрүз Яңа ел,яңа көн дигәнне аңлата.Ул көнне көн белән төн тигезләшә.Менә шуннан соң көн озыная башлый.Ә Нәүрүз бәйрәме ул нинди бәйрәм?
Укучылар.-Яз бәйрәме! - Кышны озату,язны каршылау бәйрәме! -Дуслык бәйрәме.
“Яз җитә”җыры. Алып баручы. Балалар,карагыз әле кара каргалар килгәннәр.Алар яз киләсен хәбәр итүчеләр.
1нче карга. Ачылды ак калын юрган, Исә язгы җилләр дә. Без кайтабыз сагындырган, Туган үскән җирләргә.
2нче карга. Көннәрне юлда үткәреп, Куанышып сезгә очтык. Канатларга күтәреп, Сезгә яз алып кайттык.
3нче карга. Яз кызы Нәүрүзбикә, Тиздән сезгә килеп җитә.
(Кара каргалар очып чыгып китәләр). 8 нче укучы. Көннәр аяз,күктән алсу, Нур сибеп кояш көлә. Җиргә тама көмеш тамчы, Сагынып көткән яз килә.
9нчы укучы. Әйтегез,кайсы вакыт, Яздагыдан ямьлерәк. Кыш айларын да яратам, Әмма яз күңеллерәк.
Алып баручы.Балалар Нәүрүз килсә генә яз була бит.Әйдәгез әле, бергәләп ,Нәүрүзбикәне чакырыйк.Нәүрүзбикәү-ү-ү....(Башына чәчәк такыя,өстенә яшел күлмәк кигән Нәүрүзбикә керә).
Нәүрүзбикә. Агымсулар кичтем мин, Сезгә килеп җиттем мин, Нәүрүз әйтеп үттем мин, Нәүрүз мөбәрак булсын. ”Яз килә”җыры. Мине сагынып көтеп алганыгыз өчен рәхмәт сезгә! Кыш бабай. Бу нинди тавыш монда?Кем әле минем биләмәләремә хуҗа булмакчы?
Бала. Кыш бабай,юкка ачуланасың.Синең көннәрең үтеп бара бит инде.Биләмәләреңне язга-Нәүрүзбикәгә тапшырырга вакыт җитте.Тәрәзәгә кара әле,шаулап-гөрләп яз килә.
Кыш бабай.Туктагыз әле, туктагыз!Көч сынашмыйча.тартышмыйча язга-Нәүрүзбикәгә урынымны бирү юк. Нәүрүзбикә.Нинди шартларың бар кыш бабай? 1нче шартым. Менә кашык,менә күкәй, Тот кулыңа чибәркәй. Син дә йөгер ,мин дә калмам, Кем узар бу ярышта. 2нче шартым. Әйдә хәзер биюдә дә ярышабыз. Бие,бие чибәркәй, Мине узалмассың син. Син яшь мин карт булсам да, Биюдә калышмам мин. (Кыш бабай белән Нәүрүзбикә бииләр). Кыш бабай. Уф арыдым,сусадым. Харап булдым,җиңелдем. Эредем бит,эредем, Яз алдында хур булдым.
(1 г малайлары башкаруында моряклар биюе).
Алып баручы. Салкын кышны яз җиңде,- Моны барчагыз күрде. Куллар кулга тотынып Без бәйрәм итик инде.
Нәүрүзбикә. Кояш чык,чык чык! Тәти кашык базарда. Ботка пешәр казанда. Батыр карны елак ит. Җылың белән кунак ит.
(Кояш чыга). Кояш белән сөйләшүче бала. Кояш,кояш син биектә Бар дөньяны күрәсең, Әйтче иң матур җир кайда? Син бит инде беләсең? Кояш. Әйе,беләм,мин әйтәм тыңлап кара. Иң матур җир туган җир ул, Онытма моны бала.
1нче г сыйныфы укучысы Зарипова Ләйсән “Гөлкәйләрем”җырын башкара. Алып баручы. Алдагы көннәрегездә Телибез зур уңышлар. Муллыкта,тыныч тормышта гына Яшәгез дуслар.
“Туган телем”җыры.
Категория: Внеклассные мероприятия | Добавил: Айгульчик
Просмотров: 2141 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Другие материалы по теме:
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Copyright 2010 © БОЛЬШАЯ ПЕРЕМЕНА