Воскресенье, 15:32 
Заказ документов

 Заочные научно-практические конференции Всероссийского и международного уровня

+

Одноименные конкурсы с выдачей диплома с призовым местом

1 работа - 3 документа

Публикация в сборнике ISBN, УДК, ББК, СМИ

Весь пакет документов (сертификат, диплом, свидетельство, публикация) 300 руб.!!!

 

 

Произвести заказ документа или задать вопрос можно здесь, оформление 10 минут после ответа оператора!
Главная » »
Главная » Файлы » Публикации педагогов » Иностранные языки

3 нче сыйныф, татар төркемнәре өчен татар теленнән тикшерү эшләр
[ Скачать с сервера (24.5Kb) ] 13.09.2015, 14:17
Сүзлек диктанты
Тәкъдим, дөнья, шигырь, берьюлы, кәгазь, мәкаль, ниһаять, Коръән, юньсез, яшьтәш, кулъюгыч, төньяк. (12 сүз)
Тикшерү диктанты
1. Түбәндәге төркемнәргә 3 әр мисал языгыз.
Предмет исемнәре: йорт, …
Билге белдерә торган сүзләр: яшел, …
Эш, хәрәкәт белдерә торган сүзләр: йөгерә, …

2. Охшаш мәгънәле сүзләрне предметны белдергән сүзләргә бәйләп язарга.
Үрнәк: тәмам, татлы, кызыл алма.
Биек, …, … күк.
Инсафлы, …, … бала.
Өлгер, …, … малай.
Тырыш, …, …укучы.
Чиста, …, … һава.
Ач, …, … бүре.
Шаян, …, … кыз.

Контроль диктант
Көз
Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта,
Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.

Китә башлады бездән инде кошлар,
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

Чыгып баш калкыта сахрада уҗым,
Яшел хәтфә шикелле, итә җем-җем. (32сүз)

Сүзлек диктанты
Зыялы, тәрбияле, юлчы, тимерче, яшьтәш, сыйныфташ, сүзсез, башсыз,матурлык, сүзлек, кышкы, эшчән. (12 сүз)
Иҗади диктант.

Бирелгән сүзләргә тамырдаш сүзләр уйлап язарга һәм берәр җөмлә төзергә.

1. Батыр (батырлык, батырларча, батыраю, батырлану).
2. Эш (эшче, эшли, эшле, эшләү).
3. Күз (күзлек, күзәтү, күзле, күзчән).
4. Таш (ташчы, ташлык).
5. Баш (башлык, башлы, башчы).
6. Агач (агачлык, агачлы).
7. Көтү (көтүче, көтүлек).
8. Бас (баскыч, басма).
9. Дус (дуслашу, дуслык).
10. Як (якташ).
11. Ач (ачлык, ачылу).
12. Исән (исәнлек).
13. Көрәш (көрәшче, көрәшү).
14. Каен (каенлык).
15. Бер (берәү, бердәмлек).
16. Оч (очучы, очкыч).

Мөстәкыйль эш
1. Бирелгән сүзләрдән парлы сүләр уйлап язарга.
көн - … савыт - …
ата - … җиләк - …
хатын - … үрле - …
өс - … аш - …
исәнлек - … сирәк …
ала - … ипи - …
мал - … чыбык - …
хат - … аз - …

2. Кушма сүзләрне дөрес итеп тутырып язарга.
Һич, таш, кем, күмер, бодай, көн, кара, чыгыш, тугыз, баш, ун, кала, һәр, як, төн, вакыт.

3.Бирелгән сүзләр янына кушма сүзләр табып язарга.
Кояш бату ягы - … .
Борын яулыгы - … .
Баш шәһәр - … .
Таш кебек каты күмер - … .
Кояш чыгу ягы - … .

Контроль диктант
Кыш

Декабрь ае кыш башлануны хәбәр итә. Кошларның җәйге музыкасы күптән тынган. Урман да яшел тунын салган, карасу төскә кергән. Кышын кояш сирәк күренә, әмма ул барыбер җылытмый. Сирәк күренгән кояш нурларында кар бөртекләре энҗе кебек ялтырый.
Җир ап-ак юрганын ябынды. Сулар, елгаларга боздан күперләр салынды.
Кышын кошлар һәм хайваннарга азык табу авырлаша. Шуңа күрә алар бу чорда тирән йокыга талалар.
(60 сүз)

Мөстәкыйль эш

1. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, күчереп языгыз.
Без ял и…тек матур лаг…р…ларда.
Су ко…ндык урман күлендә.
Күбәләкләр кудык б…лы…нарда.
Башак җыйдык к…лхоз җирендә.

Тик мәктәпне …зелеп сагындык без,
Мәктәп безнең с…йгән анабыз.
Шунда инде к…рәшчеләр булып
Чыныгу өчен белем алабыз.
(С. Урайский.)

Калын хәрефләр белән басылган сүзләргә сораулар куегыз.

2. Түбәндәге исенәрне күплектә килешләр белән төрләндереп языгыз.
Төн, инеш, алма, китап.

Аларны юнәлеш килешенә куеп, 3 җөмлә языгыз.

3. Түбәндәге исемнәрне чыгыш, юнәлеш һәм урын-вакыт килешләренә куеп, 4 җөмлә языгыз.
Кыш, елга, урам, мәктәп.

Контроль диктант
Кышкы урман.
Кышкы урманның үз нәфислеге бар. Кояшлы иртәләрдә ул аеруча матур, аеруча гүзәл. Чуклы ак шәл ябынган зифа каеннар бигрәк сылу. Алар мәңге яшел наратлар янәшәсендә горур кыяфәт белән басып торалар.
Җилсез аяз көннәрдә урман бигрәк тә тын. Җитез песнәкнең берөзлексез сызгыруы, тырыш тукранның тукылдавы гына тынлыкны боза.
Яңа гына явып киткән ап-ак кар күзләрне чагылдыра. Аксыл-зәңгәр күктә кояш елмая. Аның нурлары астында кар бөртекләре җемелди.
(66 сүз)


Сүзлек диктанты
30 яки 31 көн – 1м - 60 минут -
7 көн – 1кг - 60 секунд -
365 көн – 1км - 24 сәгать -


Контроль диктант
Март
Мартның егерме өче иде. Иртәдән үк көн уйнаклап торды. Башта бурап-бурап кар яуды. Агачлар, куаклар һәммәсе дә ак күлмәк кигән төсле булдылар, өй стеналары ала-колаланды, бүрәнә араларына ак билбау тарттылармыни! Аяк асты юешләнде, лычкылдап торды. Дөнья агарып китте.
Ул да түгел, җил кузгалды һәм баш түбәсенә тиярдәй куе болытларны куып таратты. Ялтырап кояш чыкты, җылытып җибәрде. Болай булса, гөрләвекләр йокыларыннан уянасы һәм язгы җырларын башлыйсы иде...
(68 сүз)

Изложение

Юлбарыс
Юлбарыс – искиткеч көчле киек. Көч ягыннан, мөгаен, аңа тиңнәр юктыр. Күргән кешеләр юлбарысның, кыргый үгезне үтереп, аны унике метр чамасы өстерәп баруы турында сөйлиләр. Соңыннан үгез түшкәсен унөч кеше тотынып та урыныннан кузгата алмаган. Юлбарысның хәтта филгә һөҗүм итүен күргәннәр. Сугыш коточкыч аяусыз булган.Шулай да юлбарыс җиңеп чыккан. (49сүз)

План.
1.Юлбарыс – бик көчле җанвар.
2. Аның кыргый үгезгә көче җиткән.
3. Ул филгә дә һөҗүм иткән.
4. Юлбарыс бөтенесен җиңгән.

Контроль диктант

Яңа шәһәр.

Кояш шактый түбәнәйде. Кичке кояшның алсу нурлары Түбән Кама йортларына төшә. Йортлар нур эчендә балкый. Урамдагы, бакчалардагы агачлар яшеллеккә төренгән. Гөлләр чәчәккә күмелгән. Чәчәкләрдән хуш ис бөркелә. Топольләр мамык очыра. Кичке җил шул мамыклар белән шаяра. Шәһәр матур итеп бизәлгән.
Менә яңа шәһәрдә кичке утлар кабынды. Әйтерсең, чәчәк бәйләме өстенә энҗеләр сибелде. Төрле төстәге утлар шәһәрне тагын да матурлады. (59 сүз.)

(Абдулла Сәләхетдинов буенча.)
Категория: Иностранные языки | Добавил: Li
Просмотров: 823 | Загрузок: 4 | Рейтинг: 5.0/1
Другие материалы по теме:
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Copyright 2010 © БОЛЬШАЯ ПЕРЕМЕНА