Воскресенье, 05:44 
Заказ документов

 

 

Произвести заказ документа или задать вопрос можно здесь, оформление 10 минут после ответа оператора!
Главная » »
Главная » Файлы » Публикации педагогов » Гуманитарные дисциплины

инфинитив
[ Скачать с сервера (9.1Kb) ] 17.02.2013, 13:13
Т е м а: ИНФИНИТИВ. ( 6 сыйныф татар теле)
М а к с а т: 1)Инфинитив турында төшенчә формалаштыру, кулланылышын һәм дөрес язылышын аңларга ярдәм иту. 2) анализлау, нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәсен үстерү;3) әхлакый тәрбия бирү.
Дәрес тибы — Уку Максатын кую һәм чишу.
Дәрес барышы:
I. Мотивлаштыру-ориентлашу.
1. Унай психологик халәт тудыру;
2. Уку Максатын кую ситуациясе.
36 нчы бирем. Модельне тутырыгыз һәм дәреснең УМ билгеләгез.
Җавап:(слайд)
Затланышсыз фигылъләр

(?) сыйфат
Фигыль (?)хәл фигыль (?)исем фигыль (?) инфинитив
Затланышсыз фигылъләрдән без әле инфинитивны үт мәдек, димәк, буген шуны өйрәнербез.
Үзбәя.
II. Ууку Максатын өлешләп чишу. ;
1. Модельләштеру.
226 нчы кунегу. Җөмләләрне укырга. Калын хәрефләр белән бирелгән сузләрнең фигыль булуын дәлилләргә. Алар нинди кушымчалар ярдәмендә ясалган? Нәтиж,әләрне модельләштерергә, дәреслектәге белешмәдән дә файдаланырга.
Җавап:
Саубуллашырга — әш-хәлне белдерә, нишләргә? соравына җавап бирә, уртаклык юнәлешендә, барлыкта, -ырга кушымчасы ярдәмендә ясалган.
Еламаска —эш-хәлне белдерә, нишләмәскә? соравына җаавап бирә, төп юнәлештә, юклыкта, -маска кушымчасы ял-
ганып ясалган.
Димәк: (слайд) Инфинитив

Затланышсыз фигылъ твркемчәсе
заттан аерылган әш-хәлне белдерә
нишләргә? нишләмәскә?
кушымчалары: -рга/-ргә һәм -ырга/-ергә, -арга/-әргә

сузыкка беткән тартыкка беткән
фигылъ нигезенә ялгана
барлыкта (кер-ергә) һәм юклыкта (кер-мәскә) килә
юнәлеш кушымчалары ала
Үзбәя.
2. 227 нче кунегу. Модельгә нигезләнеп, инфинитивның кагыйдәсен әйтегез.
Җавап:
Заттан аерылган әш-хәлне белдереп, нишләргә? нишләмәскд? сорауларына җавап бирә торган затланышсыз фигылъ төркемчәсе инфинитив дип атала.
Үзбәя.
3. Гомуми ысулны куллану. Белемнәрне практикада куллану.

228 нче кунегу. Бирелгән фигыль нигезләреннән инфинитив ясап язарга, кушымча ялгану узенчәлеген аңлатырга.
Җавап: (слайд)
Сора-рга, төзе-ргә, йом-арга, ярат-ырга, тигезлә-ргә, коткар-ырга, сиз-әргә, чум-арга, керт-ергә, гадәтлән-ергә, тый-арга — тыярга, бел-ергә, ул-әргә, кер-ергә.
Үзбәя.
4. 229 нчы кунегу. Өзекне укырга. Инфинитивлары булган ж,өмләләрне кучереп язарга һәм инфинитивларга морфологик анализ ясарга.
Җавап:
Иң беренче, кортның анасын тотып, тубалга салырга тырышыгыз.
Салырга (тырышыгыз) — инфинитив, төп юн., барл., та-мыр, җөмләдә хәбәр составында килә.
Үзбәя.
5.Фигыльләрне алгоритм төзеп кабатларга.

- Моның өчен таблица төзибез.
- Таблица төзүнең алгоритмы.
-исем бирү
-фигыльнең ничә төре бар
-мисаллар.
Үзбәя : (слайд)

Фигыль
Төрләре Мисаллар
Боерык
Хикәя
Шарт
Сыйфат
Хәл
Исем
Инфинитив

III.Рефлексия,бәяләү.
1.Нәрсәләр өйрәндең бүген дәрестә ? Нинди УМ чиштек?
-Нинди авырлыклар очрады дәрес барышында һәм аларны ничек җиңеп чыктың?
-Бүгенге дәрестән нинди кәеф белән кайтып китәсең?
3.Өй эше:Укучы берсен сайлап алырга хокуклы: 230 күнегү; 231 күнегү; 232 күнегү
Категория: Гуманитарные дисциплины | Добавил: хая
Просмотров: 2489 | Загрузок: 276 | Рейтинг: 0.0/0
Другие материалы по теме:
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Copyright 2010 © БОЛЬШАЯ ПЕРЕМЕНА