Пятница, 06:46 
Заказ документов

 Заочные научно-практические конференции Всероссийского и международного уровня

+

Одноименные конкурсы с выдачей диплома с призовым местом

1 работа - 3 документа

Публикация в сборнике ISBN, УДК, ББК, СМИ

Весь пакет документов (сертификат, диплом, свидетельство, публикация) 300 руб.!!!

 

 

Произвести заказ документа или задать вопрос можно здесь, оформление 10 минут после ответа оператора!
Главная » »
Главная » Файлы » Презентации педагогов » Иностранные языки

Сузык авазлар
[ Скачать с сервера (291.5Kb) ] 11.03.2014, 22:00
“Хатаны тап” уены
Төркемнәрдә эшләү өчен карточкалар куллану уңайлы.
5 нче сыйныфта мин түбәндәге сораулар белән эш итәм. Бер төркем “Алсу”ның, икенчесе “Марат”ның хаталарын таба.

1 нче карточка
Марат
1. Мәктәптә бәйрәм оештырылды. Бу җөмләнең иясе – мәктәптә, хәбәре – оештырылды.
2. Бу – җәенке җөмлә.
3. Әнием белән барам – сүзтезмә, барам – иярүче сүз.

Алсу
1. Мин китап укыйм. Бу җөмләнең иясе –китап, хәбәре –укыйм.
2. Бу – кушма җөмлә.
3. Минем әнием – сүзтезмә, әнием - ияртүче сүз.

2 нче карточка
Марат
1. Сүссез, бороны, бөтенесе, озынборын.
2. [м], [н], [ң] – борын авазлары.
3. [п], [ш], [л] – тартык хәрефләр.

Алсу
1. Төзелеш, борылыш, төтөне, тоссыз.
2. [а], [ә], [ө] -тавышлы авазлар.
3. [т],[у],[н] – тартык авазлар.

3 нче карточка
Марат
1. [у], [о], [ә] - иренләшкән сузык авазлар.
2. [а], [у], [о] – арткы рәт хәрефләре.
3. Татар телендә 10 сузык аваз бар.

Алсу
1. [а], [ө], [ү] –иренләшкән сузыклар.
2. [ә], [и], [ү] – арткы рәт сузыклары.
3. Татар телендә 13 сузык аваз бар.

4 нче карточка
Марат
1. Улауы, сөйләүе, белүе.
2. Гадәт сүзе сингармонизм законына буйсына.
3. Архитектыр, профессыр.

Алсу
1. Яшәүе, сорауы, көлүе.
2. Китап сүзе сингармонизм законына буйсына.
3. Транзистыр, организым.

5 нче карточка
Марат
1. Илхам, хәзер, шәһәр.
2. Гәли, гөмер, куәт.
3. [ә], [ү], [а] –калын сузык хәрефләре.
Алсу
1. Бәһет, даһи, һәйкәл.
2. Гадәт, кыйммәт, гәмсез.
3. [о], [у], [ә] - иренләшмәгән сузык хәрефләр.

6 нчы карточка
Марат
1. Умар-та-чы, у-у – иҗеккә бүлү.
2. [б], [п], [м] – ирен-ирен тартыклары.
3. Төмбоек, алдыңгы.

Алсу
1. Адаш-кан-нар, у-а – иҗеккә бүлү.
2. [в],[ф] –ирен-теш тартыклары.
3. Умбиш, борыңгы.

7 нче карточка
Марат
1. Яшьлек, елъязма, Вьетнам – ь һәм ъ хәрефләре аеру билгесе булып килгәннәр.
2. Автокран, авторитит, акробат, биаграфия, вертолот.
3. Фонары, сәнгате, йөкебез.

Алсу
1. Дикъкать, алъяпкыч, гамьсез - ь һәм ъ хәрефләре аеру билгесе булып килгәннәр.
2. Витиран, лаборатория, мавзолей, фотоальбом, шиколад.
3. Экскурсияга, июне, лагерьдә.

8 нче карточка
Марат
1. Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, әмма мәгънәләре бөтенләй башка сүзләр синоним дип атала.
2. Койрыкка ут кабу югалту дигән мәгънәне белдерә.
3. Нарат, чаган, кияү сүзләре монгол теленнән кергән.

Алсу
1. Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр антоним дип атала.
2. Талканы коры ачулы дигән мәгънәне белдерә.
3. Базар,бакча, шәһәр сүзләре фарсы теленнән кергән.
Категория: Иностранные языки | Добавил: Гульсуш
Просмотров: 3089 | Загрузок: 203 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Другие материалы по теме:
Всего комментариев: 1
1 Гульсуш   (11.03.2014 22:03)
Фонетика курсын үзләштерү өчен бай материал тупланды.

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Copyright 2010 © БОЛЬШАЯ ПЕРЕМЕНА