Воскресенье, 01:44 
Заказ документов

 Заочные научно-практические конференции Всероссийского и международного уровня

+

Одноименные конкурсы с выдачей диплома с призовым местом

1 работа - 3 документа

Публикация в сборнике ISBN, УДК, ББК, СМИ

Весь пакет документов (сертификат, диплом, свидетельство, публикация) 300 руб.!!!

 

 

Произвести заказ документа или задать вопрос можно здесь, оформление 10 минут после ответа оператора!
Главная » »
Главная » Файлы » Презентации педагогов » Иностранные языки

Лексика һәм лексикология
[ Скачать с сервера (608.5Kb) ] 11.03.2014, 21:40
Лексик анализ
1.Сүзнең бер яки күп мәгънәле икәнлеген әйтү. Күпмәгънәле булса, бу җөмләдә кайсы мәгънәдә кулланылуын күрсәтү.
2.Сүзнең туры яки күчерелмә мәгънәдә кулланылуын әйтү.
3.Сүзнең омонимнарын, синонимнарын, антонимнарын күрсәтү (булсалар).
4.Сүзгә килеп чыгышы буенча характеристика бирү (төрки-татар, алынма).
5.Кулланылыш өлкәсе буенча характеристика (гомумхалык сүзе, диалекталь сүз, атама (термин), профессиональ сүз).
6.Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан характеристика (актив сүз, архаизм, тарихи сүз, неологизм).
Тикшерү үрнәге
Әкрен генә җиргә ак кар төшә,
Каплый-каплый җирнең карасын.
Бу сурәтне күргән һәрбер кеше
Сокланмыйча ничек карасын.
Төшә – күпмәгънәле сүз, биредә өстән аска таба юнәлүне аңлата, туры мәгънәдә кулланылган. Синонимы – ява; төрки-татар, гомумхалык сүзе, актив кулланышта.
Сүз төзелешен тикшерү
1.Сүзнең кайсы сүз төркеменнән булуын билгеләү, мәгънәле кисәкләргә таркату, ничә мәгънәле кисәктән торуын әйтү.
2. Сүзнең тамырын табу, 2-3 тамырдаш сүз уйлап әйтү.
3.Кушымчаларның кайсы төркемгә керүен әйтү, мисалга 2-3 шундый ук кушымчалы сүз китерү.
4.Сүзнең нигезен күрсәтү.
Тикшерү үрнәге
Бакчачыларыбызга – бакча-чы-лар-ыбыз-га, исем 5 мәгънәле кисәктән тора:
Бакча – тамыры, тамырдаш сүзләр: бакчачы, бакчачылык; -чы – сүз ясагыч кушымча, - лар- модальлек кушымчасы (күплек сан кушымчасы), -ыбыз- бәйләгеч кушымча (тартым кушымчасы), - га – бәйләгеч кушымча (юнәлеш килеше кушымчасы), сүзнең нигезе – бакчачылар. Шундый ук кушымчалары булган сүзләр: эшчеләребезгә, сыйныфташларыбызга.
Категория: Иностранные языки | Добавил: Гульсуш | Теги: Тат, лексика, 5 класс
Просмотров: 1117 | Загрузок: 117 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Гульсуш   (11.03.2014 21:44)
Тел гыйлеменең лексика бүлеген өйрәнү өчен тулы мәгълүмат бирелде.Уңышлы кулланыгыз.

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Copyright 2010 © БОЛЬШАЯ ПЕРЕМЕНА