Понедельник, 16:22 
Заказ документов

 

 

Произвести заказ документа или задать вопрос можно здесь, оформление 10 минут после ответа оператора!
Главная » »
Главная » Файлы » Презентации педагогов » Иностранные языки

Ф.Кәрим"Кыңгыраулы яшел гармун"поэмасында образлар системасы
[ Скачать с сервера (61.5Kb) ] 11.03.2014, 22:41
Тема: Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун”поэмасында образлар системасы.
Максат: Әсәрдәге образларны табып, аларга характеристика бирү һәм образлар бәйләнешен система буларак күз алдына китерергә өйрәнү, укучыларда туган илне ярату, милләтпәрвәрлек, тыныч тормышка омтылу һәм сугышка нәфрәт хисләре тәрбияләүне дәвам итү.
Җиһазлау: Фатих Кәрим портреты, аның әсәрләре, А.Пластовның “Фашист очып китте”, Х.Якуповның “Хөкем алдыннан” картиналарының репродукцияләре, “Фатих Кәрим - Ватанымның үлемсез шагыйре һәм тугрылыклы солдаты” дигән презентациядән слайдлар , поэманы укытучының концертта сөйләгән видеоязмасы, эпиграф язылган плакат.
Дәрес төре: яңа тема өстендә эшләү дәресе.
Формасы: эзләнүле, аңлатмалы-күрсәтүле.
Дәрес барышы.
I. Дәресне оештыру.
- Хәерле көн, укучылар! Барыбыз да бер-беребезгә карап елмайыйк. Дәресебез дә шулай күтәренке рух белән үтсен дигән теләк җелән дәресне башлыйбыз.
II. Актуальләштерү. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.
- Укучылар, тактадагы эпиграфка тагын бер мәртәбә игътибар итик әле.
(Хор белән укыту)
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң-
Гомерең озын була.
Ф.Кәримнең бу шигырь юллары кемнәргә мөрәҗәгать итеп язылган? (Туган иленең азатлыгы өчен көрәшкә чыккан ватандашларына.) Ә үлемнән курыкмыйча, азатлык өчен башын салган күренекле шагыйрь һәм язучы-лардан тагын кемнәрне белеп килдегез?
- Өй эше сезгә бирелгән иде, бу сорауга 1нче укучы җавабын тыңлыйбыз. (Гадел Кутуй, Нур Баян, Абдулла Алиш, Хәйретдин Мөҗәй, Муса Җәлил, Рахман Ильяс, Рәхим Саттар һ.б.исемнәрен искә алалар)
- Әйе, аларны бер сүз белән ничек атап булыр иде? 2 нче укучы җавап бирә. (Герой, батыр).
- Батырлар турында нинди мәкальләр язып килдегез?
• Батыр яуда беленер.
• Батыр ярасыз булмас.
• Батыр үз халкын яклый.
• Батырга үлем юк.
• Батыр үзе өчен туар, кеше өчен үләр.һ.б.(Укучылар
язып килгән мәкаль-әйтемнәрен әйтәләр).
- Без бүгенге дәрестә батыр әдибебез Ф.Кәрим иҗаты белән танышуыбызны дәвам итәрбез. Хәзер тагын бер кат презентация материаллары аша аның язган әсәрләрен искә төшереп үтик. (13 нче слайд. “Үлем уены”, “Кыр казы”, “Сибәли дә сибәли”, “Кайгы”, “Таң”, “Окоп”, “Пионерка Гөлчәчәккә хат”,” Партизан хатыны”, “Ант”, “”Ватаным өчен “, “Разведчик язмалары”, ” Аникин” , “Кыңгыраулы яшел гармун” һ.б.)
III. Яңа материал өстендә эш.
- Укучылар, сез өйдә шагыйрьнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэма-сын укып килергә тиеш идегез. Нинди аңлашылмаган сүзләр очрады?
1)Сүзлек эше үткәрү (чәлпәрәмә китерү - вату, җимерү; түш - күкрәк; җилпеп җибәрү - ачып җибәрү; артка сирпеп - артка карап).
2)Әзәл Яһудин концертта “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын сөйләгәндә төшерелгән видеоязманы тыңлыйлар. (Укучыларга сәнгатьле укылышка игътибар итәргә кушыла)
3) - Ә хәзер, укучылар, дәфтәрләрегезгә бүгенге теманы һәм образлар системасы төшенчәсенә билгеләмәне күчереп языгыз. (Укучылар тактадан күчереп язалар.) Образлар системасы- ул әсәрдәге образларның үзара бәй-ләнешкә кереп, бер-берсенең эчтәлеген баетып, бербөтен булып оешуы.
- Турыдан-туры образларга керешкәнче, әйтегез әле, вакыйгалар кайда, кайсы чорда бара? (Госпитальдә, Бөек Ватан сугышы чорында ).
- Яраланган шагыйрь 1942нче елның маенда Казан госпиталендә дәвалана, шигырь шунда иҗат ителгән. Игътибар итегез әле, әдип госпитальне ничек итеп сурәтли? Шул юлларны табып уку. (Госпиталь бакча эчендә, ишекләре язулы, кәрнизләре челтәрле).

- Димәк, госпиталь әсәрдә бер образ тәшкил итә. Әсәрдә тагын нинди образлар бар?
• Әсәрнең үзәгендә Фазыл образы. Ул сугышка кадәр алдынгы шахтёр булган, сугышта да батыр, кыю егет икәнлеге күренә. Җитмәсә, гармунчы, җырчы. Чибәрлеге өстенә шаянлыгы да бар.)
• Кыз образы. Алар икәү: берсе аны сугышка озатып калган, вәгъдәләшкән кыз, ә икенчесе бакча буйлап килүче шәһәр кызы .
- Кызларның портретларын сурәтләгән урынны табып укыгыз әле.
(Шәһәр кызы – бөдрә чәчле, шомырт кебек кара күзле, өстендәге зәңгәр күлмәге бик килешле итеп тегелгән, итәкләре дулкынланып тора, елмаюы белән теләсә кайсы егетне үзенә гашыйк итәрлек чибәр кыз кулындагы чәчәк бәйләмен дә Фазылга бирә).
- Авыл кызы ничек сурәтләнгән? (укучыларның фикерләре тыңлана)
- Укучылар, без ул кызны һәрберебез үзебезчә күзаллыйбыз. Ягез әле сурәтләп карыйк, аның образы ни рәвешле, нәрсә ярдәмендә тудырыла? (Аның образын Фазыл үзенең гармунда уйнап җырлавы ярдәмендә тудыра. Әсәрдә кызның портреты булмаса да , без аны шәһәр кызыннан да чибәррәк итеп күз алдына китерәбез, чөнки Фазыл аны былбыл, гөл чәчәге, күгәрченем дип атый, аның тыйнаклыгы , вәгъдәсенә тугрылыклы булуына иманы камил егетнең, үзе сугыштан кайтмаган очракта да аның бәхетле булуын кайгырта, үзе кебек үк аны сөя, назлый белүче, батыр, кыю кеше белән генә тормыш итүен тели.)
- Образлар арасында барысын да бәйләп торучы образны табыгыз .
(Гармун, хат, җыр образлары. Хат образы аша егет үзенең сөйгәненә җырлар юллый, хатын язып бетергәч, иптәшләреннән гармунын сорап ала да уйнап җибәрә.)
- Шулай да егет белән кыз образын кайсысы бәйләп тора дип уйларга була? Гармун образы поэмада яңа образлар тудыра, әсәрдәге бөтен бәйләнешләр ачыклана. Автор юкка гына әсәргә шундый исем куймаган. Гармун, үзе кыңгыраулы, үзе яшел, үзе бик матур тавышлы, Саратовта ясалуы белән саратский дип тә атала. Оста гармунчы сызып җибәргәндә, ул яралы егетләрнең күңел дөньясын тибрәтә, алар түзмиләр, гармунга кушылып җырлый башлыйлар. (Укучыларга егетләрнең җыры укытыла).
“Утырдым яшел вагонга,
.............................................
Данлы сугышка яңадан барам.”

- Җыр әсәрдә нинди роль уйный? (Ватан азатлыгы өчен көрәшкән солдатлар үзләренең гомер озынлыгын җырда күрәләр. Йөрәкләрендә йөрткән иң кадерле хисләрен җырга салып әйткәннәрен сизми дә калалар. Көрәшнең иң киеренке чагында да Ватан солдаты җыр, гармун белән яши, чөнки гармун моңы аңа көч бирә, аның яшәү дәртен арттыра.)
- Шулай булгач, гармун белән бергә җыр да төп образ була аламы? Моны ничек дәлилли алабыз?
- Әгәр дә әсәрдә Фазыл, кызлар, яралы солдатлар турында гына сүз барса, поэманың тәэсире бу кадәр көчле булмас иде.Әсәр тукымасына Фазыл язган хатның соңгы юллары буларак килеп кергән халык җыры башка образларның тууына, образларның бәйләнешенә китерә.Җ ыр поэмада бик әһәмиятле вазыйфа башкара. Ватан бөркетләре - гап-гади солдатларның җырлары аша Фатих Кәрим безгә әсәрнең төп идеясен аңларга ярдәм итә.
4) Авторның төп фикерен ачыклау.
- Автор безгә бу поэмасы белән нәрсә әйтергә теләгән ?
(Автор Фазыл кебек көрәшкән меңнәрчә геройларның батырлыгын ча-гылдырган, Ватанга чиксез мәхәббәт, сөю, туган илгә турылыклы булып калу, кирәк булса гомереңне дә кызганмау идеясе дә яктыртылган.Шулай ук хезмәт батырларына да дан җырлаган, сөйгән ярларга да турылыклы булу мәсьәләсе дә күтәрелгән.)
- Укучылар, әйдәгез әле тагын яшерен бер образны табарга тырышып карыйк, мин сезгә ярдәм итеп җибәрәм. Кешене җирдә нәрсә яшәтә? (Җаваплар төрле: мәхәббәт, Туган илне ярату, бәхетле булу теләге, өмет, матурлыкка омтылу һ.б.)
- Әсәрдә шуларның кайсысы образ буларак бирелә?(Фазыл сугышның тиз арада җиңү белән бетәсен һәм сөйгәне белән күрешүләрен өмет итә, шуңа чын күңеленнән ышана.)
- Шигырь юллары белән җавап бирегез әле.
(Батырны үлем алмый, ди,
Бер күрешербез әле;
Күгәрчен кебек гөрләшеп,
Күзләрне күзгә текәшеп,
Бер үбешербез әле.
Ватаным өчен-
Гомерем, көчем.
Төзәлде ярам,
Данлы сугышка
Яңадан барам.)
- Дөрес, укучылар, бу юллар аша кешеләргә яшәү өчен көч биреп торучы Өмет образын да таптык, ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз. Ф. Кәрим поэмасындагы образларның якынча схемасын ясап карыйк.Уртага Фазыл образын билгеләгез. Шуннан сул якка сугыш чынбарлыгын күрсәткән образларны, ә уң якка гармун һәм җыр аша туган образларны язып төшәбез.
(Укучылар мөстәкыйль эшлиләр, соңыннан тактада укытучы язган белән чагыштырыла).
Сугыш чынбарлыгын Гармун һәм җыр аша
күрсәткән образлар туган образлар

Госпиталь Сөйгән кызы
Халык җыры Батыр егет Фазыл күгәрчен
Шәһәр кызы Былбыл
Яралылар Бакча
Сугыш Бәхетле киләчәк
Комиссар Җиңүгә өмет
үлем Исән кайтуга ышаныч
IV. Дәрес материалын ныгыту.
- Укучылар, күргәнегезчә, әсәрдәге образларның үзара бәйләнешен ачыкладык. Никадәр образ, әмма берсе дә очраклы рәвештә генә килеп кермәгән. Әлеге образлар бер-берсен тудыралар һәм бәйләнештә торалар, ахырда бербөтен буларак оешып, система тәшкил итәләр. Нәрсә ул образлар системасы? (Дәфтәргә язылган кагыйдәне кабатлыйлар).
- Әйе, укучылар. Без бүген сезнең белән Ф. Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” әсәрендәге образларга характеристика бирергә тырыштык, образлар системасын ачыкладык. Бу әсәр безне нәрсәгә өйрәтә? (Тынычлыкның кадерен белергә, сугышта һәлак булганнарның батырлыгын онытмаска, исемнәрен мәңгеләштерергә һәм киләчәк буыннарга да тапшырырга).
- Тактада рәссамнарыбыз иҗат иткән картиналарның берсендә сугышның кешелек дөньясы өчен фаҗига, кайгы-хәсрәт, үлем алып килүен, ә икенчесендә Ватаныбызның патриоты , фашистлар алдында горур басып торучы Муса Җәлилне күрәбез. Шагыйрь Фатих Кәрим дә - патриот шагыйребез. Бөек Ватан сугышы елларында Туган илебез азатлыгы өчен гомерләрен бирергә әзер торучы батырларыбыз турында, дошманга нәфрәт белән сугарылган сәнгатьчә югары дәрәҗәдәге тагын бер әсәрне анализладык. Бүген дәрестә барыгыз да актив булды. Тулы, төгәл җаваплар биргән ........... билгеләре куела.
V. Өйгә эш бирү.
- Киләсе дәрескә өй эше: поэманы сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә һәм үзегезгә иң көчле тәэсир иткән образны иллюстрация яки коллаж рәвешендә сурәтләп килергә.
Категория: Иностранные языки | Добавил: Гульсуш | Теги: Кыңгыраулы яшел гармун, Фатих Кэрим
Просмотров: 1611 | Загрузок: 190 | Рейтинг: 0.0/0
Другие материалы по теме:
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Copyright 2010 © БОЛЬШАЯ ПЕРЕМЕНА