Вторник, 08:14 
Заказ документов

 Заочные научно-практические конференции Всероссийского и международного уровня

+

Одноименные конкурсы с выдачей диплома с призовым местом

1 работа - 3 документа

Публикация в сборнике ISBN, УДК, ББК, СМИ

Весь пакет документов (сертификат, диплом, свидетельство, публикация) 300 руб.!!!

 

 

Произвести заказ документа или задать вопрос можно здесь, оформление 10 минут после ответа оператора!
Главная » »
Главная » Файлы » Конкурсы 2013-2016 » Конкурс сценариев "Чудеса под новый год"

Яңа ел килә.
06.12.2013, 09:02

Бәйрәмчә бизәлгән зал, матур музыка.

1 алып баручы. Ишетәсезме, дуслар? Сизәсезме, дуслар?
2 алып баручы. Сизәбез, ……..бик яхшы сизәбез.
1 алып баручы. Нәрсә сизелә,…….?
2 алып баручы. Яңа ел чыршысын әйтәм инде. Быел ул бигрәкләр хуш исле. Аны сизми калу мөмкинме соң?
1 алып баручы. Тагын ниләр сизелә, дустым?
2 алып баручы. Тәмле мандарин исе килә...
1 алып баручы. Тагын?
2 алып баручы . Тагын нәрсә сизеләме? Бүген кешеләр ягымлырак, күзләреннән нур ташып тора...
1 алып баручы. Нигә шулай икән соң ул?
2 алып баручы. Ничек шулай булмасын? Бүген бит бездә Яңа ел кичәсе.
1 алып баручы. Баштук шулай диләр аны.
2 алып баручы. Әйдә,......... соравыңны яңадан кабатла.
1 алып баручы. Ишетәсезме, дуслар?
2 алып баручы. Сизәсезме, дуслар?
Бергә: Яңа ел килә! Яңа ел килә!

(Шау-гөр килеп бәйрәмчә киенгән балалар керә)

Җыр «Чыршыкай».
2 алып баручы бергә (тамашачыга карап):
Исәнмесез, кадерле дуслар! Яңа ел белән сезне! Ул сезгә нык сәламәтлек, бәхет, шатлык алып килсен!
1 укучы:
Исәнме, чыршы, исәнме!
Тагын да бер ел үтте
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
2 укучы:
Ян яктырак, чыршыкай
Балкысын утларың
Бүген синең тирәңә
Җыелган дусларың.
3 укучы:
Күрегез безнең чыршыны
Ничек матур киенгән
Безгә бәйрәм ясар өчен
Урманнан безгә килгән.

4 укучы:
Нинди генә уенчыклар
Муенсалар юк анда
Серле шар һәм алмалар
Бөреләр дә бар анда
5 укучы:
Гаҗәп күркәм безнең чыршы
Җем-җем килеп яна ул
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Котлы булсын Яңа ел!
Бергә: Котлы булсын Яңа ел!
6 укучы:
Кыш килде акка төренеп
Җир өстен сөеп кенә
Тау битләрен сыйпап үтте
Ак көртләр өеп кенә.
1 укучы:
Җем-җем иткән йолдыз белән
Тулган төнге саф һава
Ә көндез ап-ак чәчәктәй
Ябалак карлар ява.
2 укучы:
Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,
Туган якны сагынып кыш килде
Ак бүздәй йомшак кар белән
Җирне биләүләп төрде.
3 укучы:
Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына,
Җитәкләгән күркәм бәйрәмне.
Нинди бәйрәм? –диеп сорасагыз-
Бүген бездә чыршы бәйрәме!
4 укучы:
Үсте чыршыбыз урманда,
Шаулап торды анда.
Җәен дә, кышын да зифа
Яшел тора һаман да.
5 укучы:
Хәзер чыршыбыз бизәлгән,
Муенсалар да элгән,
Безгә шундый матур бәйрәм,
Зур шатлык алып килгән.
6 укучы:
Яңа елның һәрбер көне
Бәхетләр алып килсен.
Һәр ишектән шатлык тулы
Яңа ел җыры керсен.
1 алып баручы(залга карап):
- Балалар! Димәк, без бүген нинди бәйрәмгә җыелдык?
Балалар:
-Яңа ел бәйрәменә, чыршы бәйрәменә!
2 алып баручы:
- Дөрес әйтәсез. Ә сез беләсезме бу бәйрәмдә иң зур кунак кем?
Балалар:
-Кыш бабай!
1 алып баручы:
- Кыш бабайны чакырыйкмы бирегә?
Балалар:
- Чакырыйк!
2 алып баручы:
-Алайса болай эшлик: Мин сезгә сораулар бирәм, сез дөрес итеп җавап бирергә тырышыгыз, җавабыгызны “Әйе” яки “юк” сүзе белән генә әйтегез.
Сораулар:
-Кыш бабайны бөтен кеше белә, әйеме?
-Ул нәкъ 7дә килә, әйеме?
-Кыш бабай - әйбәт бабай, әйеме?
-Ул эшләпә һәм галош кия, әйеме?
-Тиздән кыш бабай килер, әйеме?
-Ул бүләкләр алып килә, әйеме?
-Чыршыбыз бик матур, әйеме?
-Аны мылтыктан атып алып кайтканнар, әйеме?
-Чыршыда күркәләр үсә, әйеме?
-Помидорлар да үсә, әйеме?
-Чыршының энәләре кызыл, әйеме?
-Кыш бабай суыктан курка, әйеме?
-Ул Кар кызы белән дус, әйеме?
1 алып баручы:
- Сез җавапларны дөрес бирдегез. Хәзер Кыш бабайны һәм кунакларны чакырырга да була. (Чакыралар). Алар ни өчендер күренми бит әле, нәрсә булды икән? Әллә Зирәкне кунаклар каршыларга җибәрикме? Аның бит башлаган эшен җиренә җиткермичә туктаганы юк.

Кышкы урман күренеше

Шүрәле:
-Фу, адәм исе килә. (Сискәнеп читкә тайпыла, кулын селтәнеп сөйләнә) Ф-фу! Фу! Нинди галәмәт бу? (Залга) Сез кемнәр? Нинди адәми затлар? Их, барыгызны да берәм-берәм кытыклап чыгарга, ә? (Бармакларын уйнатып) Кети-мети... (җитди) Күбрәк шул сез. Күп кешедән куркам мин...(Җырлый, биеп-кыланып йөри)
Кара урман уртасында
Ялгыз гына йөрмәгез;
Ялгыз йөреп, минем кулга
Сез эләгә күрмәгез!..

Кушымта

Шүрәленең туган җире-
Карурман тармаклары;
Кытыкларга яратылган
Аның кул-бармаклары...
Шүрәлеләр шундый алар-
Куркыныч бар яклары...
Кети-мети, кети-мети
Шүрәле бармаклары...
Юлыма каршы төшсәгез,
Кети-мети итәрмен.
Аркама салып, урманга
Алып кереп китәрмен.

Шүрәле:
-Ах, гөнаһ шомлыгы! Яңа ел керә бит бүген. Бу картлач Кыш бабай да шул бәйрәмгә җыенып йөридер әле. Ю-юк, ул түгел, мин булам әле быел Кыш бабай. Кызык итәм әле мин Кыш бабайны!

Кача-поса Убырлы чыга. Сәләмә, әмма заманча киенгән, кыска итәктән, капрон оектан, буянган, бизәнгән. Чәчләре тузган. Кулында иске себерке.

Убырлы.
-Адәми затлар исен сизеп килдем килүен. Никтер беркем дә күренми. Берәрсен тотып тамак ялгап алырга иде дә Бүген бит Яңа ел керә, шуңа күрә ризыгы да бәйрәмчәрәк булсын иде, диюем. (Залны күреп, нык гаҗәпләнеп, бот чабып.) У-һу-һу!.. Мондагы ризык! Казаның чыдасын да ягарга утын гына җитсен! (Биеп җырлый.)

Казан асып бәйрәм ясыйм,
Эләксә берәр бала.
Мин бик саран түгел, бераз
Шүрәлегә дә кала.
Эх-ма, тра-ля-ля,
Шүрәлегә дә кала...
Модный киенеп, үземә
Шүрәлене каратам.
Шүрәле — урман хуҗасы,
Ә мин урман яратам...
Тра-ля-ля, тра-ля-ля,
Ә мин урман яратам!..

Салмак хәрәкәтләр ясап биеп йөргән Убырлы Шүрәле посып торган агач янына җитә һәм аның белән күзгә-күз очраша. Куркуларыннан икесе ике якка мәтәлеп егылалар.

Шүрәле(аягын тотып, тәгәрәп йөри).
-Ах, бетерде, бетерде!..
Убырлы.
-Син кем? (Тора.)
Шүрәле.
-Шүрәле мин, Шүрәле, танымыйсыңмы әллә, тәмуг кисәве?! (Торып баса.)
Убырлы.
- Нинди Шүрәле? Өстеңне кара, мондый Шүрәле була димени?
Шүрәле (һаман ачуын, үпкәсен баса алмыйча).
-Була шул. Бу бит минем киемнәр түгел. Кыш картының кием¬нәре бу, беләсең килсә.
Убырлы.
-Хәзер аңладым бугай. Тукта! Син тилермәгәнсеңдер бит — бала-чага кебек, Яңа елны бәйрәм итәргә йөрисең.
Шүрәле.
-Йөрсә соң. Синең ни эшең бар? (Кар кызының агачта эленеп торган киемнәрен күреп ала.) Әнә, теләсәң, сиңа да бар анда...
Убырлы (төрле якка таралган әйберләрен җыя-җыя).
- Кирәге бар ди! Шул карачкы киемнәрен киеп, урман көлдереп йөрде ди...
Шүрәле.
-һы, урман корткасы! Нарат сагызы чәйнәп, миләрең катып, зиһенең чуалып беткән, ахры! (Тавышын басып, тирә-якка каранып алгач, Убырлының янына ук килеп, колагына үрелеп сөйли.) Без киенеп балалар янына барачакбыз. Алар безне Кыш бабай белән Кар кызы дип кабул итәчәкләр. Аннары инде... (Учларын учка ышкып.)
-Аннары без үзебезнең кара эшлә¬ребезне эшләячәкбез. Аңладыңмы, тәмуг кисәве?!
Убырлы (йомшак-ягымлы булырга тырышып).
-Ә-ә, менә нәрсәдә икән хикмәт! Ну үзеңдә баш та инде! «Ур¬ман сарыгы» дип йөртсәләр дә, шәп кайната синең бу баш чүлмәгең!
Мин шундый да матур, гүзәл,
Мин шундый чибәр.
ШҮРӘЛЕ.«Чибәр кызлар» ярышына
Хет бүген җибәр...
Убырлы:Мине күргән егетләрнең
Һушлары китәр...
Шүрәле :Синнән куркып, бар шүрәле
Үлешеп бетәр...
Убырлы:Кызык икән, рәхәт икән
Чибәр кыз булу...
Шүрәле:Бигрәк тә рәхәттер ул
Җүләр кыз булу.
Убырлы:Кар кызы булып киенәм
Бүген бәйрәмдә.
Шүрәле (чигә турысында бармаклары белән бору хәрәкәтләре ясый, залга карап):
Бу тиленең хыялыннан
Башы әйләнгән...

Жыр ахырында сәхнәгә бер малай (Зирәк) керә. Ул сәхнә читендә, пәрдәгә ышыкланып, тыңлап тора.

Убырлы (җырлап бетереп, арып-алҗып, шундагы бер агач төбенә утыра):
-Уф-ф-ф! Кар кызы булу җиңел түгел икән. Хәлдән тайдым.
Шүрәле:
-Йә, йә, зарланма. Балалар янына барып, кич буе, төн буе биеп йөрисең бар әле, хәзер үк хәлдән тайгач, аңда нишләрсең?
Убырлы:
-Бу кадәр биергә булгач, мин бармыйм. Балалар ашыйм дип, биеп үләр хәлем юк әле.
Шүрәле:
-Ашыйсың килсә — барырсың...
Убырлы.
-Анысы шулай инде. Бармыйммы соң! Барам-барам! Мондый җай кайчан чыга тагын! Тагын бер ел көтәргәме? Юк, барам-барам! Әйдә, киттек тизрәк, картлач...
Шүрәле:
-Әйдә, тегеләрнең дә әйләнеп килүләре бар. Күзләренә эләксәң, Кыш бабай дигәннәре туңдырып та куяр. Селкенәлми дә калырсың.
Убырлы:. Әйе шул, котып сихерен бик хәтәр диләр...
Ашыгып чыгып китәләр.

Бераздан пәрдәгә ышыкланып торган Зирәк, тирә-ягына карана-карана, сак кына атлап сәхнә түре¬нә үтә. Сәхнәне урап чыккач, зал каршына килә, та¬машачыларга карап сөйли.

ЗИРӘК:
-Кемнәр болар? Нинди әкәмәт затлар? Үзләре бик сәер киенгәннәр. Кыш бабай белән Кар кызы дип ал¬дана яздым, малай. Ярый әле танып өлгердем. Шундый котсыз Кыш бабай белән Кар кызы була димени?! (Залга.) Ә? Мин кем дисезме? Мин — Зирәк! Ә? Исем бу, исем. Зирәк булсын дип кушканнар. Кушкач ни, телисең¬ме, теләмисеңме зирәк булырга туры килә. Менә әле дә, исемең дә туры килә, дип, мине Кыш бабай белән Кар кызын алып кайтырга җибәрделәр. Әм башка кунакларны да. Озакламый Яңа ел керә бит. Инде балалар бәйрәмгә җыела башлады. Менә мин шул бәйрәмгә Кыш бабайны алып кайтырга килдем дә инде. (Уйланып, каранып.) Тик миңа мондагы хәлләр бер дә ошамый. Ниндидер начар эшләр эшләнә монда...
-Тукта әле, нигә Зирәк дигән исемне юкка гына йөртәммени мин? Үземнең тапкырлыгым, зирәклегем белән, яхшылык белән җиңеп карыйм әле мин боларны.

(Сәхнә артына эндәшә)
-Әй, сез кемнәр. Килегез әле бире.

(Шүрәле белән Убырлы чыгалар)

Шүрәле белән Убырлы (икесе бергә):
-Син кем? Ник чакырдың безне?

Зирәк:
- Мин Зирәк булам. Яңа ел бәйрәменә кунаклар алып кайтырга җибәрделәр мине. Күреп-ишетеп торам: сезнең дә Яңа ел бәйрәменә барасыгыз килә. Әйдәгез безгә. Балалар да бик шатланыр. Сез бит без яратып укый торган әкият геройлары. Бәйрәм кичендә, Яңа елга кергәндә явызлыкларыгызны онытып торсагыз да ярар.

Шүрәле белән Убырлы (икесе бергә пыш-пыш сөйләшәләр. Бәйрәмгә барырга булалар)

Чыршы янында балалар бәйрәм итәләр.

1 алып баручы:
Куе урман, буран аша
Безгә килә зур бәйрәм.
Уйныйк, җырлыйк һәм дә биик,
Уздырмыйк вакыт әрәм.

”Төрле-төрле утлар яна” дигән җырны җырлыйлар. Шулвакыт Зирәк, Убырлы һәм Шүрәле керәләр.

Убырлы:
-Шушы буламы инде Әлмәт шәһәренең 20 нче мәктәбе?
Шүрәле:
-Шушы буламы инде чыршы бәйрәме?
Балалар:
-Әйе, сез бәйрәмдә, хөрмәтле кунаклар.
1 укучы (Шүрәлегә):
Ә үзең соң бу бәйрәмгә
Буш кул белән килдеңме?
Бездә зур бәйрәм икәнен
Шүрәле агай белдең бит.
Шүрәле:
Буш кул белән сезнең янга
Килмәдем мин, балалар!
Чыршы- минем урманнан,
Урманда бик күп алар.
Әмма монысы тылсымлысы-
Утлар янып торганы.
2 укучы:
Тагын нинди бүләк көтә
Безне Шүрәле агай.
Шүрәле:
Әй, Убырлы, кил әле,
Торабыз бит онытып.
Кыш бабайның телеграммасын
Килдек сезгә без тотып.
Ягез әле, кайсыгыздан
Укытып алыйк, дуслар!

Телеграмма:
Исәнмесез, и кадерле
Сөекле дусларыбыз.
Сезгә яза бик ерактан
Кар кызы, Кыш бабагыз.
Сезнең янга бик тиз генә
Килербез дигән идек.
Бер урманда хайваннарның
Туңганын менә күрдек.
Аларны җылытып сезгә
Исәп алып килергә.
Беләм инде бик күптәннән
Безне сагынып көтәсез.
Без сезгә килгәч булачак
Котлаулар да, бүләк тә.
Яңа елда чынга ашар
Сезнең бөтен теләк тә.
Кар кызы, Кыш бабагыз
Берәр концерт номеры
1 алып баручы:
Карагыз, кара, дусларым!
Безгә Кыш бабай килә.
Кар кызы да бар янында
Үзе елмая, көлә.
Кыш бабай:
Исәнмесез балаларым,
Минем матур алмаларым.
Зур кызларым, зур улларым,
Иң кадерле күз нурларым.
Балалар:
Хуш киләсең, Кыш ба¬бай!
Хуш киләсең, Кар кызы!
Куяннар:
Исәнмесез, балалар.
Без булабыз куяннар.
Төлкеләр:
Ә без хәйләкәр төлке
Койрыгыбыз ил күрке
Бүреләр:
Ә без бүре булабыз
Бүген без түгел явыз.
Сезгә зур рәхмәтебезне
Җиткерәбез һәммәбез
Олы ярдәмегез өчен
Башыбызны иябез.
Куяннар:
Безнең сезгә биеп- җырлап
Күрсәтәсебез килә
Үзегез дә кушылыгыз,
Кайсыгыз бии белә?

Куяннар биюе.

Кыш бабай (кунакларга, балаларга күрсәтеп):
Бәйрәмгә дип килгәннәр,
Яңа күлмәк кигәннәр.
Йөзләрендә нур уйный,
Бары да менә дигәннәр.
Сагынып килдем мин сезне,
Үтеп океан, диңгезне.
Нинди матур үскәннәр!
Алма кебек пешкәннәр!
Хәзер бүләкләр өләшәм,
Капчыгымны куям да.
Тәүге бүләк-бөтен яктан
Үрнәк булган Куянга.

Куян (шатланып):
Тырышырмын ышанычны
Акларга.
Укуда һәм эштә
Алдан атларга.
Кыш бабай
Бу бүләкне күрегез!
Аны бирәм Төлкегә.
Ә шарты? Яңа елда
Кала күрмә көлкегә.
Төлке:
Юк, юк калмам, Кыш бабай!
(Бармагы белән санаган сымак, малайларга күрсәтеп чыга)
Барысы да дус малай.
Кыш бабай
Монысын бирәм Бүрегә,
Китмәс булса кирегә.
Мә, бушка гомер уздырма,
Кош оясын туздырма,
Нәниләрне елатма.
Бүре:
Тәртипне үзем саклармын
Урманда.
Мәкерле уй белән чыкмам
Буранда.
Бөтен җәнлекләр белән дә
Дуслашам.
Инде юньсезлегем белән
Хушлашам.
Кыш бабай:
Рәхмәт, кадерле ку¬наклар
Бигрәк уңгансыз икән.
Үзегез соң сез, балалар,
Ниләр беләсез икән?
Күрсәтегез һөнәрегез
Булса безгә һәммәгез
Ә без сезгә кул чабарбыз
Бүләкне жәлләмәбез.
Тик бер теләк үтәлмәде
Язган иде Марат улым
Укыйм әле үзегезгә:
"Кил, Кыш бабай, үзең белән
Күчтәнәчләр алып кил,
Капчыгыңа мин яраткан
Бик дәү карбыз салып кил."
Шушы хатны укыдым да
Уйга калдым, балалар
Күчтәнәчләр җибәрдем дә
Булмады карбыз гына
Алып килдем мин сезгә
Салкын кар һәм боз гына.
Бала:
Күчтәнәчләреңне синең
Алдык инде бабакай.
Кыш бабай:
Иртәрәк барып җитсен
Дидем инде балакай.
Ак карлар түшәдем,
Басуны бизәдем.
Килегез чаңгыда шуарга.
Энҗеләр сибәм мин,
Таучыклар өям мин.
Агартып, бизәкләп карларга.
Бар тагын бүләгем
Бик яхшы укыган
Кызларга, улларга.

(Уку алдынгыларын котлау, телеграммалар)

Кар кызы:
Мин, дусларым, Карчәчәк
Кардан йолдызлар ясап,
Җир өстенә яудырам,
Каплыйм җирне кар белән.
Яз җиткәч тә мин эрим,
Елгада агып йөрим.
Сезне чын-чын күңелдән
Котлыйм Яңа ел белән.
Укуда зур уңышлар
Мин телим сезгә, дуслар!
Кыш бабай:
-И-и, балакайларым, карт кешенең хәтере буламени аның? Әйтергә дә онытып торам: быел да мин барыгызга да Яңа ел бүләкләре алып килдем.(Бүләкләр тарталар).
Кыш бабай:
Алланып таңнарның алына,
Нур булып кешелек таңына.
Җыр булып үрелеп күңелгә,
Кил безгә, Яңа ел, кил безгә.
Кар кызы:
Кояшлы көннәрнең җылысын,
Бәхетнең, шатлыкның олысын.
Күтәреп көннәрнең иңенә
Рәхим ит туган ил түренә.

Җырлап Яңа ел керә.

Яңа ел:
Дөнья әйләнеп,
Мин килдем менә.
Урман-кырларга,
Чиксез бай җиргә.
Монда-матурлык!
Монда- батырлык!
Зур төзелешләр-
Шаклар катырлык!
Галәмдә нәрсә?
Могҗиза- әнә!
Батыр кешеләр
Йолдызга менә!
Картлары да шат,
Җитсә дә йөзгә,
Яңа бәхетләр
Китердем сезгә!
Тик ул бәхетләр-
Белсен һәр күңел-
Капчыкта түгел,
Өләшеп бирергә
Ул кәнфит түгел!
Һәркем бәхетен
Табар эш белән.
Тау ярып бул
Күмәк көч белән!
Почтальон:
Салкынбаев Кыш ба¬бай
Ул сез буласыз бугай.
Сезгә телеграмма бар.
Кыш бабай:
Кая, кая, каяле
Нәрсә язалар икән? (укый)
Бетте, бетте барсы да
Актык сәгатем суга
Бик рәхмәт инде сезгә
Кирәк чыгарга юлга.
Хушыгыз, хуш балалар
Мине бүтән җирдә дә
Шулай көтеп алалар
Зур үсегез бу елда
Тырышыгыз укуда,
Өлгерегез уенда.
Балалар:
Рәхмәт, рәхмәт Кыш ба¬бай
Рәхмәт, рәхмәт Кар кызы.
Яңа ел:
Сүз бирегез миңа сез
Кыш бабабыз алдында
Тырыш булырга,
«2»ле алмаска
Ялкауланмаска
Артта калмаска.
Балалар:
Яңа ел сиңа без
Вәгъдә бирәбез:
Бүгеннән башлап
Ялкауланмаска,
Артта калмаска
"2"ле алмаска.
Алмабыз һич тә
Укырбыз "5"кә
Вәгъдәне үтәрбез,
Теләккә җитәрбез.
Әти-әнигә, туган илгә без
Хезмәт итәрбез.
Бала:
Хуш, сау бул
Кыш бабай
Уңсын юлыгыз!
Киләсе елга да
Без көтеп калабыз.
Кыш бабай белән Кар кызын озаталар
1 алып баручы:
Зур өметләр белән каршылыйбыз
2014 нче ел башын
Игелек һәм миһербанлык кына
Булсын иде синең юлдашың!
2 алып баручы:
Яңа елда исән-мул тормышка
Аяк бассак иде, йа Рабби!
Кил, Яңа ел, изгелегең белән,
Явызлыкны беркем яратмый.
1 алып баручы:
Күкләр аяз, дөнья имин булсын,
Авырлыклар ишек какмасын.
Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта
Шатлык чәчеп кайгы тапмасын!
2 алып баручы:
Иңнәренә тормыш авырылыгын
Күтәрмәсен ялгыз аналар.
Ата-ана тигезлеге белән
Пар канатлы үссен балалар!
Икесе бергә:
Яңа ел мөбарәк булсын,
Табыннар түгәрәк булсын!

1 - 4 сыйныф укучылары башкаруында концерт номерлары.

Категория: Конкурс сценариев "Чудеса под новый год" | Добавил: Айгульчик | Теги: Сценарий внеклассного мероприятия.
Просмотров: 1995 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Copyright 2010 © БОЛЬШАЯ ПЕРЕМЕНА