Среда, 13:40 
Заказ документов

 Заочные научно-практические конференции Всероссийского и международного уровня

+

Одноименные конкурсы с выдачей диплома с призовым местом

1 работа - 3 документа

Публикация в сборнике ISBN, УДК, ББК, СМИ

Весь пакет документов (сертификат, диплом, свидетельство, публикация) 300 руб.!!!

 

 

Произвести заказ документа или задать вопрос можно здесь, оформление 10 минут после ответа оператора!
Главная » 2013 » Апрель » 16 » Методик ярдәмлек Тукай дәресләре (Милли мәктәпнең татар төркеменең 10нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәләре)

Методик ярдәмлек  Тукай дәресләре  (Милли мәктәпнең татар төркеменең 10нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәләре)

18:23
Методик ярдәмлек Тукай дәресләре (Милли мәктәпнең татар төркеменең 10нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәләре)
Муниципаль гомумбелем бирү учреждениясе

"Арча җиденче номерлы гомумбелем бирү мәктәбе"

Методик ярдәмлек

Тукай дәресләре

(Милли мәктәпнең татар төркеменең 10нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәләре)

Төзеде: Арча җиденче номерлы урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы Файзуллина Алсу Мостафа кызы.

Рецензент: З.Н.Хабибуллина – Педагогия фәннәре кандидаты, ГАОУ ДПО "РТ Мәгарифне үстерү институты” доценты


Архив материала

Арча


Аңлатма язуы

«Габдулла Тукай – шәхес буларак та, иҗаты белән дә күпьяклы, тирән фикерләүче һәм сизгер җанлы әдип. Ул – бай, үткен телле, җәмгыятьтәге бозыклыкны фаш итүдә үз чорының тиңсез сатиригы һәм күңел җылысы белән елмайта алучы "татар галәменең оста юмористы»

Ф.Әмирхан

Бөек шагыйрь Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты һәр класста диярлек карап үтелә.

X класста Г.Тукайны өйрәнүгә программа нигезендә 7сәгать вакыт бирелә. Шагыйрьнең тормыш юлын өйрәнгәндә , алдагы класста алган белемнәргә таянып, өстәмә материал бирелә. Г.Тукайны шагыйрь буларак кына түгел, прозаик, тәрҗемәче, тәнкыйтьче һәм фольклорчы буларак өйрәнелә.

Түбәндәгеләргә игътибар ителә:

1. Әдипнең үзенчәлеге.

2. Халык тормышы белән бәйләнеше, үзе яшәгән чорга мөнәсәбәте.

3. Җәмәгать тормышына һәм әдәбият өлкәсенә керткән яңалыгы.

Укучыларны Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәткәндә, дәрескә әзерләнгәндә укытучы материалны өйрәтү алымнары турында уйланырга тиеш. Укучыларның белем дәрәҗәләреннән чыгып, мәсәлән, лекция, әңгәмә, дәреслек белән эшләү, тестлар эшләү һәм башка алымнарны кулланырга мөмкин. Шулай ук дәрестә төрле техник чаралардан (магнитафон, компьютер һ.б.) куллануда зур ярдәмгә килә һәм дәресләрне нәтиҗәле итеп үткәрергә булыша.

Бөек шагыйрь Г.Тукайның быел 120 еллык юбилее. Мәктәптә бу уңайдан бик күп эшләр эшләнелде:

1. Г.Тукай ның аяныч балачагы турында тәрбия сәгатьләре.

2. Әсәрләренә рәсем конкурсы.

3. Җырларына конкурс.

4. "Тукай- халыкның үз баласы” исеме астында инша конкурсы.

5. Яшь иҗатчылар конкурсы.

6. Китап укучылар конференциясе.`һ.б.

Киләчәктә бик зур эчтәлекле әдәби музыкаль кичә үткәрергә җыенабыз.

X класста татар әдәбиятыннан дәресләрнең тематикасы:

1.Тормыш баскычлары.- 1сәг.

2."Тукае булган халык бик бәхетле ул” (М.Кәрим) – 1сәг.

3.Г.Тукай иҗатында фольклор традицияләре.- 1сәг.

4.Тукай һәм музыка. – 1сәг.

5.Тукай – тәнкыйтьче.- 1сәг.

6.Г.Тукай һәм башка әдәбият. – 1сәг.

7.Шагыйрь Зиннур Мансуровның "Ике яклап янган шәм” исемле

мәкаләсе буенча конференция.- 2сәг.

8."Тукай – халыкның үз баласы”

(бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе)-2сәг.

9."Тукай – халык күңеле көзгесе” ("Йолдыз сәгате”-уен-кичә)

Төзелгән программа түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:

1​ Татар әдәбиятын өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнергә теләк уяту, үз милләтеңә, әдәбиятыңа мәхәббәт тәрбияләү.

2​ Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча мәгълүматлылык булдыру.

3​ Балаларда аралашу компетенциясе булдыру, әңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.

4​ Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.


Тема: Тормыш баскычлары

Массат: Бөек шагыйрь Г.Тукайның тәрҗемәи хәле турында

моңарчы алган белемнәрне искә төшереп,

гомумиләштерү.

Яңа фактлар белән таныштыру.

Г.Тукай иҗатының һәм тормыш юлының

әһәмиятен аңлату.

Җиһазлау:Г.Тукай портреты;

"Тукай – якты йолдыз!”-стенд;

Г.Тукай китапларыннан күргәзмә;

Компьютер, магнитафон, касета "Сабыйга”;

Материал: "Габдулла Тукай”(томлыклар);

А.Ф.Заһидуллина,Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев

"Татар әдәбияты. Теория.Тарих”;

Әдәбият дәреслеге (122-131нче битләр)

Тукай турында истәлекләр

Дәрес планы:

I​ Оештыру өлеше.

1​ Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү;

2​ Китап-дәфтәрләрен барлау.

II. Актуальләштерү.

1. Үткән материалны кабатлау. Кросворд чишү.

III . Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

1. Г.Тукай һәрвакыт халык йөрәгендә.

2. "Исемдә калганнар” истәлеге буенча Г.тукайның тормыш юлының кайбер моментларын искә төшерү.

а). Үксезлек.

б).Сабый тормышында караңгылык һәм яктылык.

в). Габдулла – халык баласы.

3. Компьютер һәм диопроектор ярдәмендә Г.Тукайның тормыш юлыннан истәлекләр тыңлау, карау. (мультимедийный CD-диск "Г.Тукай” буенча)

Укучылар дәфтәрләренә хронологик таблица төзиләр.

IV. Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Дәреслектәге "Салдың безне ак юлга” исемле материалны укып-анализлау.

а) сорауларга җавап бирү:

- Әти-әнисез калган малайны өйдән-өйгә, авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә йөртмәскә мөмкин булганмы?

- Малай Кырлайда төпләнеп калган булса, шагыйрь булып җитлегер идеме икән? Шагыйрь булу өчен нинди шартлар булырга тиеш?

- "Чын талантка һәм намуслы кешегә дөньяда яшәве читен” дигән фикер белән сез килешәсезме? Карашларыгызны дәлиллшгез.

2. Компьютерда тест эшләү.

V. Йомгаклау.

1. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

2. Өй эше бирү.

Г.Тукайның истәлек һәм юлъязмаларын укырга.

Истәлекләр белән танышкач, Сез Г.Тукайны кеше буларак ничек итеп күз алдына китерәсез? "Хәтер төеннәре”н тутырырга (Үрнәк бирелә)

Дәрес барышы:

II​  Оештыру өлеше.

3​ Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү;

4​ Китап-дәфтәрләрен барлау.

II. Актуальләштерү.

1. Үткән материалны кабатлау. Викторина сорауларын чишү.

Заһидә Бурнашеваның псивдонимы? (Гыйффәт туташ)

"Революция заманы” шигыренең авторы? (Н.Думави)

М.Гафури шигыренең исеме ничек? ("Шатлык”)

Әй, кәлам! Шатлык белән караңны түк,

Тәбрик итеп милләтемә язам мәктүб.

Һәр җәһәттән хөрриятләр ачылганга,

Бу көндә хәсрәтемнән шатлыгым күп.

"Халкым өчен” шигыренең авторы? (Ш,Бабич)

Реалист һәм романтик шагыйрь? (С.Сүнчәләй)

2. Дәрескә максат кую.

Укытучы. Бүгенге дәрестә без татар әдәбиятының гаҗәеп үзенчәлекле игелекле заты Г.Тукайның тормыш юлы турында сөйләшербез.

III . Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

1. Г.Тукай һәрвакыт халык йөрәгендә.

Укытучы. Үзенең исеме һәм иҗаты белән милли тарихтан, үзен тудырган халыкның барлык культура мирасыннан берничек тә аерып булмый торган бөек язучылар, шагыйрьләр бар. Үз халкының гасырлар аша килгән иҗади талантын үлмәс әсәрләрдә чагылдырып калдырган татар халык шагыйре Г.Тукай да әнә шундыйлардан.

Г.Тукай – татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме һәм язмышы культурабыз тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Г.Тукайдан башка татар культурасының һәм сәнгатенең 20нче йөздәге үсешен күз алдына китерүе дә мөмкин түгел.

Сөекле шагыйребезнең исемен телгә алуга, үзеннән-үзе аның "Исемдә калганнар” дигән әсәре хәтергә килә. Шуларга менә бу юллар өстәлә:

"Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде сыйпап киң маңгаемнан милләтем.”

2. "Исемдә калганнар” истәлеге буенча Г.тукайның тормыш юлының кайбер моментларын искә төшерү.

а) "Үксез бала идем...”

Укытучы. Г.Тукай өлешенә төшкән мәшәкатьләр, авырлыклар шактый. Аларны бернинди үлчәүгә салып булмас иде. Аның исеме – ятимлек, халыкча әйтсәк – үксезлек . Биш айдан әтисез калган Габдулланың бердәнбер якын кешесе булган әнисе дә дөнья куя. Ятимгә дөнья тарая, билгесез язмыш аны нинди дулкыннарда гына айкамый!

Баланың Шәрифә карчыктагы хәле рәхимсезлек һәм җан өшеткеч газап белән тулы...

Укучы.("Исемдә калкалганнар” әсәреннән өзек укып күрсәтә)

Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә, бераздан, өйгә кермәкче булып ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак, балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, Мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканча көтеп торам икән.

Карчык исә үзенең: «Кадалмас әле, килмешәк!» — дигән «шәфкатьле» фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән...

Биредә ике-өч яшьлек баланың үксезлек хәлен татуы әйтелә.

Укытучы. Өчиле бабасындагы борчулар да шуңа ялганып китә.Моны шагыйрьнең үзеннән дә үткенрәк әйтеп булмас.

Укучы. (Өзек укып күрсәтә)

Менә шул фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган семья эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен.

Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам — юатучы, иркәләним дисәм — сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр.

Бу семья эчендә фәкыйрьлек шул дәрәҗәгә җиткән булырга кирәк ки, мин хәзер дә булса бабайның күрше баерак авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтканын исемдә тотамын.

Шул рәвешчә көннәр үткән, мин монда торганда чәчәк белән дә авырганмын, башка әллә нинди хәстәлекләр дә күргәнмен, тәмам зәгыйфьләнгәнмен.

Бу гаиләдә һәммәсе (бер җитеп килә торган Саҗидә исемле кыздан башкасы) минем авыруыма: «Ичмасам, чәнчелсә, бер тамак кимер иде»,— дип кенә караганнар.

Укытучы. Бу хәлләрнең тагын да аянычлырагы – нәни Габдулланың казан базарында сатылуы. Ямщикның йөрәккә төшә торган тавышы әле дә колакка ишетелгәндәй була.

Укучы. (өзек укый)

Ни күрсәм дә күргәнмен, ни булса да булган — һәр ничек мин бу семьяга сыймаганмын. Бер көнне бабай, уги әбинең киңәше илә булырга кирәк, авылымыздан Казанга бара торган бер ямщиккә мине утыртып, Казанга озаткан.

Ямщик Казанга килеп җиткәч (безнең авыл Казаннан 60 кына чакрым), Печән базарында: «Асрарга бала бирәм, кем ала?!»—дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, мине ямщиктән алган.

Ул мине мөддәтсез бер асрау бала итеп өенә алып кайткан.

б)Сабый тормышында караңгылык һәм яктылык.

Укытучы. Тормышта якты һәм караңгы күренешләр гел алмашынып торалар. Күрәсең, яшәү үзе капма-каршылык киеренкелеге белән дәвам итә. Кеше язмышы да бөтенәеп кенә бармый, анда каршылыклар, мәшәкатьләр тулып ята.Кемгә ничек, язмыш Габдуллага хикмәти хәлләр, ачы кыенлыклар, аз-аз гына сөенечләр хәзерли. Өчиле мәшәкатеннән котылганнан соң, әнкәсе янына Саснага баруы нәни Габдуллага бетмәс-төкәнмәс куаныч китерүен онытмый шагыйрь. Бер мизгеллек шатлык та ачлыктан арыган балага канатлар куя. Әмма бу яктылык озакка бармый, әнисенең үлеме аңа караңгылык пәрдәсе булып каплана. Бу турыдагы язма күңелләрне нечкәртә, фаҗиганең зурлыгы йөрәкләрне тетрәтә.

Укучы. (Өзек укый)

Саснага барып җиткәнмен. Ничек, ни рәвеш бардым, мине кемнәр каршылады — анысын белмим; ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә.

Ләкин бу рәхәт бик озакка бармаган. Минем анам бу муллада бер ел кадәрме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган.

«Булган», «булганмын», «мине шулай иткәннәр» дип язуымны, билгеле, ул яшьтәге сабыйларның хәтерләрендә бик мөәссир булмаса, сирәк дәкыйкаләр генә калканлыгыннан гынадыр дип уйлыйм.

Шуның өчен мин монда әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!» — дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә хәтерләвемне язамын.

Укытучы. Киң сахрадан атка утырып Кырлайга бару Габдулла өчен бәхет кояшы булып тоела. Чөнки Өчиле газабыннан иркенгә чыгу – кинәт елмайган яктылык ул.

"Әгәр уйный торгач тирләсәк, хәзер үзебезнең ындыр артындагы кечкенә генә инешкә төшеп, шуннан әллә-ничәшәр сәгать чыкмыйча коенып, күлмәк-ыштаннар илә вак балыклар сөзеп ята идек. Күңелле чаклар!”- дип, яратып, сагынып яза Г.Тукай. Әмма бала шатлыгы озакка бармый, аңа крестьян тормышындагы көтелмәгән хәлләр үксез күңелне кимсетерлек яра әзерли.Сәгъди абзый гаиләсендә Садриның тууы Габдуллага карата тискәре караш тудыра.

" Бу бала тугач, әтинең мине сөюе әүвәлгечә бөтен калса да, әни миңа, эш кушарга кирәк булмаса, сүз дә дәшмәс булды, шөйлә ки, мин үз өлешемә төшкән аз гына мәхәббәттән дә коры калдым.

Җитмәсә тагы теге аксак кыз да: «Үз энем! җан энем!» —дип, Садрины, җүри мине кәефсезләндерер өчен, сөйгән була иде.”

Күрәсең, тормыш низагларын хәтер онытмый. Шагыйрь булгач та, Тукай бала чакның яктысын һәм караңгысын язмыш сабаклары итеп укучыга җиткерә.

б) Тукай- халык баласы.

Укытучы. Габдулла кече яшьтән халык белән бергә атлый, аның аз-маз шатлыгын да, кайгысын да уртаклашып үсә. Ул – халык баласы. Иң авыр чакларда нәни Габдуллага туган халкы үз җылысын бирә, аны үз канаты астына ала. Ачы язмыштан тартып алучы әти булганы – Мөхәммәтвәли, әнисе Газизә Тукай күңеленә бала куанычын бирә, бу тормыш аңа еракта калган рәхимле кешеләрнең изгелеге, яктылык ачылган кыйбла булып күренә. Күзләре яшәргән әтисенең: "Син әле теремени?” – дип кулларын җәеп килүен шагыйрь оныта алмый. "Әни мине ләгәнгә утыртып юындырды, яхшы кәләпүш, бер тире чалбар кидерде”, - дип язуында туган халкына рәхмәте дә, мәрхәмәтле йөрәгенә соклануы да бар. Габдулла кем белән генә очрашмасын, аңа кешенең ярдәме генә түгел, тирән мәхәббәте һәм хөрмәте дә сизелеп тора.

3. Компьютер һәм диопроектор ярдәмендә Г.Тукайның тормыш юлыннан истәлекләр тыңлау, карау. (мультимедийный CD-диск "Г.Тукай” буенча)

Укучылар дәфтәрләренә хронологик таблица төзиләр.

IV. Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Дәреслектәге "Салдың безне ак юлга” исемле материалны укып-анализлау.

а) сорауларга җавап бирү:

- Әти-әнисез калган малайны өйдән-өйгә, авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә йөртмәскә мөмкин булганмы?

- Малай Кырлайда төпләнеп калган булса, шагыйрь булып җитлегер идеме икән? Шагыйрь булу өчен нинди шартлар булырга тиеш?

- "Чын талантка һәм намуслы кешегә дөньяда яшәве читен” дигән фикер белән сез килешәсезме? Карашларыгызны дәлиллшгез.


Далее смотреть архив материала

Категория: Всероссийский конкурс "Педагогические таланты-2013" | Просмотров: 3346 | Добавил: Администратор | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Copyright 2010 © БОЛЬШАЯ ПЕРЕМЕНА